Җир шарының төрле почмакларына сибелгән татар мөһаҗирләрен берләштерүнең мөһим, ныклы бер баскычы – милли матбугат булдыру, дип саный ялкынлы көрәшчебез, әдип Гаяз Исхакый. Һәм 1928 нче елда Берлинда «Яңа милли юл» мәҗмугасын чыгару эшенә керешә. (1928-1930 нчы елларда «Милли юл» дип атала һәм 1939 нчы елның июленә кадәр нәшер ителә.)
*
Бу басма даими рәвештә татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, милли хәрәкәтнең торышын, Идел-Урал бәйсезлеге өчен көрәш вакыйгаларын, Россиядә яшәүче төрек-татарның бүгенге хәлен, СССРда алып барылган дингә каршы, башка милләтләрне юк итүгә корылган сәясәтне яктыртып килә.
Гаяз Исхакый большевикларның хакимияттән китүенә, татарларның үз ватаннарында милли-мәдәни дәүләт төзиячәгенә өметен өзми. Шуңа да гомерен, бөтен көчен дөньяның төрле илләрендә яшәргә мәҗбүр булган илдәшләрен берләштерүгә, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калуга багышлый.
Чит илләрдә эшчәнлек алып бару җиңел булмый әдипкә. Төрле мәмләкәтләрнең идарә итү даирәләре тарафыннан да, кайбер татар, рус эмигрантлары, ГПУның яшерен агентлары корган мәкерле планнардан да җәфа чигә ул. Тик куйган максатыннан тайпылмый. Көчле рухлы бу көрәшченең милләттәшләре арасында дәрәҗәсе дә үсә, зурая, ныгый.
Аурупаның үзәгендә татар телендә чыгып килгән «Яңа милли юл журналы милләт бәхете өчен көрәшүчеләрнең кыю трибунасына әверелә, мөһаҗир татарларыбызның якты маягы булып тора.
Әлеге басмадагы мәкаләләрнең күбесе Гаяз Исхакыйның үзе тарафыннан язылганга охшый. Аларның ахырында бары «Гаяз», «Иделле», «Иделбай», «Чыңгыз», «Биктимер», «М. Г.», «Котлы Мөхәммәд» һ. б. тәхәллүсләр генә күрсәтелгән.
Журналда фотоматериаллар да киң кулланыла. Г. Исхакыйның чит мәмләкәтләрдә милләттәшләребез белән төшкән сурәтләре, конференция, корылтай уңаеннан ясалган репортажлар, Г. Тукай, Г. Кариев, Й. Акчура, И. Гаспралы кебек татар зыялыларының, чит мәмләкәтләрдә эшчәнлек алып барган милләттәшләрнең дә рәсемнәре китерелә.
**
Сезнең игътибарга Г. Исхакыйның «Яңа милли юл» журналында басылган публицистик хезмәтләреннән «Татарстанда әдәбият һәм матбугат» дигән мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бу хезмәт «Чыңгыз» тәхәллүсе белән мәҗмуганың 1937 елгы 8 нче санында чыга.
Әлеге журнал Г. Исхакый иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган фидакарь галим Ибраһим ага Нуруллинның А. М. Горький музеенда саклана торган архивыннан алынды. Язма гарәп хәрефләреннән кириллицага күчерелеп, аңлашылмаган сүзләргә җәяләр эчендә шәрехнамәләр бирелде.
Г. Исхакыйның «Татарстанда әдәбият һәм матбугат» дигән бу мәкаләсе татар әдәбиятының үткәне өчен генә түгел, киләчәге өчен дә борчылган, аның бай мирасын энҗе-сәйләндәй бөртекләп җыя килгән Ибраһим аганың тормышка ашырырга теләгән ниятләренең дәвамы булып та кабул ителсен иде.
Әлеге язмасында Гаяз Исхакый гаять әһәмиятле мәсьәләләргә туктала. Аеруча 1917 елгы Октябрь канлы бәрелешләреннән соң хакимияткә килгән «кызыл урыслар»ның «совет» термины астында алып барган урыслаштыру сәясәтенә, татар халкының да үз асылын, мәдәниятен югалту куркынычы алдында калуына ачык басым ясый.
Мәкаләдә Г. Исхакыйның татар совет әдәбияты классигы Г. Ибраһимовка булган мөнәсәбәте дә бик үк уңай түгел. Революциягә кадәрге татар әдәбиятында алар икесе дә иң эре шәхесләрдән санала. Тик сәяси карашларында фикер башкалыклары туа. Бер-берсен аңлап, өнәп бетермәүләре 1917 елның маенда Мәскәүдә үткәрелгән I Бөтенроссия мөселман корылтаенда да күренә.
Әмма Г. Ибраһимовның инкыйлабтан соң татарларның милли-мәдәни үзаңын үстерү, «большевик» толыбы кигән урыс шовинистларының иң котырган чагында милли азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәш алып баруын истән чыгарырга тиеш түгелбез. Бу уңайдан аның «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» мәкаләсе генә дә әдипнең әдәби-сәяси эшчәнлеген тулырак күзалларга ярдәм итә.
Мәсәлән, 1927 елда ук ул: «...татар телендә сөйләшүче халык кайда гына яшәсә дә – бер мәдәни коллектив... Шуңа күрә Татарстаннан читтәге татарлар белән элемтәне ныгыту, башка төрки халыклар белән фәнни-мәдәни бәйләнешләр булдыру кирәк», – дигән фикерне әйтә.
Партия җитәкчеләре бу әһәмиятле сүзләрнең нинди максатка нигез булуына тиз төшенәләр, һәм үз сәясәтләренә киртә булырдай Г. Ибраһимовны, аның тирәсенә туплана башлаган хөр фикерле яшь буын зыялыларын юкка чыгару өчен, 1937 нче елда язучыны «кара милләтчелектә», Г. Исхакый, Ф. Туктаров кебек ак эмигрантлар белән эш йөртүдә гаеплиләр.
***
Г. Исхакыйның шул чорның әдәби процессында кайнаган кайбер шәхесләргә карата хөкеме бүгенге көн күзлегеннән катгый да тоелырга мөмкин. Әмма әдип татар халкының әдәби мирасын, тарихын җимергәнне, аның урынына урысларның үз каһарманнарын – Иван Грозный, Ильминский, Гермагеннарны, хәтта «Жизнь за царя» операсын көчләп тагарга теләүләрен тыныч кына күзәтеп тора алмый.
Шуңа күрә «совет-большевик» тоткынында яшәргә мәҗбүр ителгән татар зыялыларына урыс шовинизмыннан котылу кирәклеген күрсәтүне үз бурычы саный. Шул максаттан ул 1930 елда Кәрим Тинчуринга хат яза һәм «Милли юл» журналының бер санын җибәрә.
«Советчы» төрек культурасын, әдәбиятын тудыру мөмкин түгел, чөнки бу ике сүз («совет» һәм «төрек-татар») асылы, мәгънәсе ягыннан һәрвакыт бер-берсен инкарь итә, ди Г. Исхакый. Аның фикеренчә, бер халыкның икенчесенә үз рухиятен көчләп кертүе һичбер вакыт тулысы белән тормышка ашмаячак, ә көчләүләр мәңге дәвам итә алмаячак. Чөнки җир шарында күпме милләт яшәсә, шулкадәр үк мәдәният булырга хаклы.
Һәртөрле кысрыклауларга карамастан, алар, яшеренме, ачыктан-ачыкмы үз рухи асылын сакларга омтылачак, бу исә, үз чиратында, халыкның милләт булып яшәвен дәвам иттерәчәк (70 еллык совет җәмгыяте тарихы моны раслады инде).
Милли мәдәният, милли әдәбият «фәкать милли нигездә генә яшидер, ...үзенең мәгънәви куәтен югалтмаенча» дөнья культурасы эчендә әлеге халыкның йөзен, кыйммәтен билгелидер, – дип, рухны күтәрә, киләчәккә өметләрне канатландыра торган сүзләр белән тәмам итә Г. Исхакый үз мәкаләсен.
****
Алсу Кәримова,
А. М. Горький музее фәнни хезмәткәре,
Казан дәүләт университеты аспиранткасы.
«Мирас». – 1999. – №6. – Б.25-26.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала