Мәдәният Уку өчен 2 минут

Зәңгәр экран яктысы

Казанда «Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» редакцияләре гомерен татар телевидениесенә багышлаган ветеран журналист Рөстәм Нәбиуллинның төрле елларда төшергән фотосурәтләреннән күргәзмә әзерләде. Бу – Рөстәм ага мирасының кечкенә бер өлеше генә. Әмма шуларга карап кына да тулаем архивның алтын-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтрәк мирас икәне аңлашыла.

 

Ветеран журналист Рөстәм Нәбиуллин фотокүргәзмәсе. /Р.Гали фотосы.

 

 

Беренче тапкыр бу фотосурәтләрне журналист Ләйсәнә Садретдинова «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесендә «Татарлар» тапшыруында «Кадерле кадр» сәхифәсендә тамашачыга күрсәтә башлый. Аннары телерадиокомпаниянең дусты сыйфатында безнең редакцияләребез, аерым алганда, баш мөхәррир Ләбиб Лерон кадерле архивны туплау эшенә керешә. «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналында танылган шәхесләрнең сурәтләре бастырылып, укучыларга һәрдаим ирешә тора. Ә менә 30дан артык фотосурәтне бергә туплап күрсәтү беренче мәртәбә. Нинди зур шәхесләрне мәңгеләштергән Рөстәм ага! Композиторлар, язучылар, артистлар, татар радиосының танылган хезмәткәрләре...

 

Экспозицияне ачу тантанасында язучы, «Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас»ның баш мөхәррире Ләбиб Лерон архивның бик бай булуын, анда Тукай бәйрәмнәрендә төшерелгән кадерле кадрлар, Бауман урамында «Тукай клубы» утырышларында мәңгеләштерелгән мизгелләрнең булуын әйтеп, тантанага җыелган халыкны кызыксындырып куйды.

 

 

Җырчы Хәйдәр Бигичев, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов һәм җырчы Рафаэль Сәхәбиев кебек күренекле шәхесләрнең тапшыруларда катнашуы нур өстенә нур була иде. /Р.Нәбиуллинның фотоархивыннан.

 

 

Фотосурәтләргә карап, танылган шәхесләрне искә төшереп кенә калмыйбыз, татар телевидениесендә элек нинди тапшырулар чыкканы турында да хәтеребезне яңартабыз. Бу рәсемнәрдә теле-радио студиясенең тарихы тупланган дисәк тә була. «Хәзинә» тапшыруы һәм аның алып баручысы Эльс Гаделев, «Зәңгәр ут яктысында», иң популяр тапшыруларның берсе «Хатлар укыганда» һәм алып баручы Әминә Сафиуллина, «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы һәм алып баручылары Илфат Фәйзрахманов һәм Наилә Ногманова һ.б. турында рәсем-истәлекләр тезелеп киткән. Әнә 1978 елгы бер фотосурәттә «Яңа китаплар» тапшыруын алып баручы Юныс Әминов утырган. Якында гына балалар өчен әзерләнгән «Җиде тәрәзә»дән бер мизгел. Анда Илшат Әминов бала гына әле. Бүген исә ул «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры. Шушындый тарихи вакыйгага ничек килми калсын ул?! Әлбәттә, Илшат әфәнде иң алгы рәтләрдә иде. Күргәзмәнең зур тарихи әһәмияте, Рөстәм Нәбиуллинның архив булдырып бәһаләп бетергесез зур эш башкаруы турында сүзен әйтте.

 

«Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов та Рөстәм ага белән бергә эшләгән, аралашкан бәхетле мизгелләрен искә алды.

 

Ә иң куанычлысы – кадерле архивны «Татар-информ» фотоархивына тапшыру. Бу турыда «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. Фотосурәтләр югалмас, һәрдаим укучыларга күрсәтелә торыр дигән сүз бу.

 

 

Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев һәм җырчы Галия Кайбицкая. 1980 ел. /Р.Нәбиуллин фотоархивыннан.

 

 

Экспозициядә 1970 елга караган фотосурәт игътибарны җәлеп итә. Биредә күкрәгенә орден, медальләр таккан бер төркем сугыш ветераннарын күрәбез. «Бөек Җиңү яулап кайткан ветераннар Татарстанда телевидение оештыруда да катнашты», – дип язылган. Араларында кемнәр генә юк – танкистлар, очучылар, разведчиклар. Болар – сугыш кырында батырлык кылу өстенә, мәдәни фронтта, халыкның аңын агарту өчен көрәштә дә алдынгы сафта булып, 1959 елның 1 ноябрендә студия оештыруда һәм аны ачуда катнашкан шәхесләр.

 

Яшьрәк укучыларыбызга архив хуҗасының үзе турында да бераз языйк. Лениногорск районының Зәй Каратай авылында туып үскән егет Казан дәүләт университетын тәмамлагач туган ягында телевидение дикторы булып эшли башлаган, тагын 5 елдан Казанга күчкән һәм әлегә кадәр милли мәдәниятебезгә хезмәт итә. Бүген ул – «Татарстан – Яңа гасыр» компаниясе генераль директоры Илшат Әминовның киңәшчесе. Былтыр исә Рөстәм ага 85 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге күргәзмә шул уңайдан да уйланылган иде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи