Мәдәният Уку өчен 2 минут

«Хәзинә»гә – 20 ел

Быел Казанда «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы ачылуга 20 ел булды. Язмабыз аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында.

 

Алинә Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге коллектив. /Фотолар – izo­museum.ru.

 

 

«Хәзинә» Милли сәнгать галереясы Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның бер бүлеге буларак Казаныбызның 1000 еллыгы бәйрәм ителгән 2005 елда ачыла. Ул Казан Кремлендә архитектор П.Пятницкий проекты буенча 1840 елда төзелгән тарихи бинада урын ала. Элек юнкерлар училищесы һәм хәрби гарнизон урнашкан бу бина бүген дәүләт тарафыннан тарихи-­мәдәни әһәмияткә ия объект буларак саклана.

 

Галереяның гомуми мәйданы – 3 мең квадрат метр. Барлыгы 24 зал исәпләнә. «Хәзинә»дә совет чорына караган сәнгать әсәрләре һәм XIX­XXI гасырлар татар сынлы һәм гамәли­-бизәү сәнгате үрнәкләре тупланган. Бүген галереяның өченче катында республикабыз рәсем сәнгатенең йөзек кашлары Николай Фешин һәм Бакый Урманче картиналарыннан даими экспозицияләр оештырылган һәм татар халкының гамәли-­бизәү сәнгате тәкъдим ителә. Беренче һәм икенче катларда төрле рәссамнарның юбилейлары уңаеннан яки зур вакыйгаларга багышланган вакытлыча экспозицияләр уза. Ел саен галереяда утыздан артык проект тормышка ашырыла. Алар арасында Россия музейлары белән бергә башкарылган һәм халыкара чаралар байтак.

 

«Хәзинә»нең бөтен эшчәнлеге милли сәнгатебезне саклау, таратуга юнәлдерелгәнен әйтергә кирәк. Төрле елларда галереяны сәнгать белгечләре Динә Хисамова, Розалина Шаһиева, Галина Рамазанова, Анна Романова җитәкләде. Бүген җитәкчелек дилбегәсе Алинә Шәрәфетдинова кулында. Галереяда 9 фәнни хезмәткәр һәм экскурсовод исәпләнә. Кечкенә коллектив белән шулкадәр зур эшне ничек башкаралардыр?! Дөрес, Сынлы сәнгать музееның графика фондын саклаучы Светлана Новикова, гамәли­бизәү фонды өчен җаваплы Вера Прокопьева һ.б. хезмәтен дә зур бәяләп билгеләп үтәргә кирәк. Картиналарны саклаучы Айгөл Гатина эшен генә мисалга китерик. Сурәтләргә зыян килмәсен өчен билгеле бер температура, дымлылыкны саклау кирәк. Әмма эш моның белән генә чикләнми. Картиналарны күргәзмәләргә әзерләү күп вакыт ала. Дәүләт каталогы төзелгәннән бирле исә галереядагы сурәтләрне бүтән шәһәр музейларына күргәзмәләргә сората башлаганнар. Мәскәү, Санкт­-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург шәһәрләре аеруча еш мөрәҗәгать итә. Картинаны әзерләү – үзе бер зур фәнни хезмәт ул.

 

Галереяда үз реставраторларына кадәр бар. Бу четерекле хезмәтне Людмила Николаева башкара. Әйтүенә караганда, совет чоры картиналарын реставрацияләү үзенчәлеге ул чорда материалларның түбән сыйфаты белән бәйле (чагыштыру өчен Көнбатыш Европа сурәтләрен китерик, аларны торгызу вакыт узган саен караңгылана барган лак белән эшләүдән гыйбарәт). Реставратор булганчы кыз озын юл үткән. Чабаксарда сәнгать училищесы тәмамлаганнан соң Владимирда институт һәм Санкт­-Петербургта А.Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясендә укыган.

 

 

Графика фондын саклаучы Светлана Новикова балаларга И.И.Шишкин рәсемнәрен күрсәтә.

 

 

Яшерен­-батырын түгел, бүген ана телебезнең яшәү даирәсе тарайганнан­-тарая бара. Музейларда исә элек тә татарча матур итеп сөйләшә белгән кешене табу читен иде. «Хәзинә» галереясында андагы җитәкче, фәнни хезмәткәр, экскурсоводлар белән авызга-­авыз куеп рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшеп кайткач, күңел мәтәлчек атты. Югарыда исеме телгә алып үтелгән Айгөл Гатина Алабуга якларыннан. Туган авылының тымызык иртәләре, яшел болыннары күңелендә нинди тирән эз калдырган булса, ана телебез дә шулай тирән уелган. Галереяның җитәкчесе Алинә Шәрәфетдинова исә Казанда туып үскән, ягъни шәһәр кызы булса да, татарчасы шундый төзек, матур, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Нәселендә укытучылар бар икән. Мәгърифәтле гаилә, димәк. Гаиләләрендә гел татарча гына сөйләшкәннәр. Үзе ул татар газета, журналлары, классикларыбызның китапларын укып үскән. Укымыйча! «Салават күпере» журналын оештырган, байтак еллар аның редакторы булган, «Сәхнә» журналын чыгаручы, күренекле язучы Зиннур Хөснияр аның әнисенең бертуганы икән бит. Журналистика өлкәсендә әтисенең эшен дәвам итүче, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының редакторы һәм үзе дә каләм тибрәтүче Зилә Фәйзуллина һәм Алинә Шәрәфетдинова – ике бертуганның балалары булып чыга. «Зиннур абыебыз безгә һәрвакыт өлге-­үрнәк булды», – дип абыйсы турында яратып әйтеп куйды Алинә Шәрәфетдинова.

 

Галереяда яшь хезмәткәрләрне күргәч, күңелдә бер сорау туды. Бөтен дөнья диярлек акчага табынып яшәгән заманда, бу кызларны сәнгатькә нәрсә тарткан икән, дип уйга калдым. Беренчедән, Алинә Шәрәфетдинова да, Айгөл Гатина да – сәнгать белгече һәм мөгаллим Галина Алексеевна Рамазанова шәкертләре. Белгеч һәм мөгаллим буларак ат казанган бу ханым, кызларның укудагы тырышлыкларын югары бәяләп, күңелләрендә сәнгатькә мәхәббәт уты кабыза белгән. Аннары музей эше күпләр уйлаганча кызыксыз түгел. Яшьләр көннән-көн күбрәк сәнгатькә тартыла икән. Биредә, күргәзмәләрдән кала, нинди генә проектлар оештырылмый! Әйтик, консерватория, музыка көллияте белән тыгыз элемтәдә торып, классик концертлар үткәрәләр. Музыкантлар шәп акустикалы галерея залларын бик яратып килә. Театр училищесы укучыларын җәлеп итеп шигърият кичәләре оештыралар. Балалар өчен нинди генә квестлар, уеннар, сәяхәтләр булмый монда! Өлкәннәрне чигәргә, тукырга, киез басарга, тугра язарга, тагын әллә нәрсәләргә өйрәтәләр. Хәтта күзләре начар күрүчеләр өчен махсус программалар бар. Аны үзе дә күрми торган Илгизәр Хәмидуллин белән бергә башкаралар. Реставрация остаханәсенә, фондларга сәяхәт тамашачыда аеруча зур кызыксыну уята. Рәссамнар белән очрашулар оештыру, осталык дәресләре үткәрү дисеңме... Кыскасы, «Хәзинә»дә иҗади тормыш кайнап тора.

 

 

2005 елда галерея ачылган мизгел.

 

 

«Бүген галереяга килүчеләрнең 70­-80 процентын яшьләр тәшкил итә. Бу «Пушкин картасы» программасы белән генә бәйле түгел. Яшьләрнең дөнья мәйданында үз урынын чамалый башлавы, чит илләрдә яшьтәшләрен күреп кайткач, чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен арттыру теләге белән бәйле булырга тиеш. Моннан 10­15 еллар элек болай түгел иде әле, – дип сөйләде экскурсияләр үткәрүче Дамир Сабир улы Фәсиев. – Сәнгать күбрәк хисчән хатын­кызларга хас дип каралса, соңгы вакытта ир­егетләрнең артуына тап булабыз. Ни кызганыч, мәктәп укучылары саны азайды. Мәктәпләрдә фаҗигале очраклар булганнан соң әти­әниләрнең бала гомере өчен куркуы төп сәбәп ахры. Элек көненә өчәр­дүртәр мәктәптән балалар килә иде. Шулай да көллият, университет студентлары күбәйде. Экскурсиягә килүчеләр арасында хосусый мәктәпләр алгы планга чыга башлады». Дамир Фәсиев әйтсә, хак әйтә, чөнки «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында 19 ел эшләп бай тәҗрибә туплаган. Ул сәнгать турында сәгатьләр буе сөйли ала. Татарчасы җырлап тора, кирәксә, инглизчә, төрекчә экскурсия үткәрә. Киңкырлы тирән белеменә, сәнгатькә тугрылыгына сокланып туймаслык.

 

Нинди генә шаккатмалы күргәзмәләр үткәрелмәгән галереяда! Татар, рус, мари, удмурт, чуваш, мордва, керәшен, нагайбәк, кырым татарлары сәнгате, фәнни дәрәҗәдә өйрәнелеп, зур күләмдә күрсәтелгән. «Шәмаил арт» халыкара проекты, «Всадник» халыкара графика күргәзмәсе кызык уза. Танылган скульптор Даши Намдаков әсәрләре куелгач, Фешинның Америка чоры әсәрләре күргәзмәгә чыгарылгач, алма төшәрлек тә урын булмаган.

 

Алга таба исә тагын да зуррак проектлар көтә. Киләсе елда олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы бит. Һәм Казаныбызны ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак лаеклы дәрәҗәдә күрсәтү бурычы тора.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи