Мәдәният Уку өчен 3 минут

УТЫЗ ЕЛ БЕР ҖАН БУЛЫП...

Татар җырын сөючеләр аларны «Парлы чыршылар», «Зәңгәр күлмәк», «Җидегән чишмә», «Бәхет өчен күп кирәкми», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Иң якты йолдыз», «Без мәңге синеке, Казан», «Әни теләкләр» һ.б. матур җырлары өчен ярата. Моннан утыз ел элек бу җырчылар сәнгатебезгә дуэт буларак килде, бу үзенә күрә яңалык булды, һәм шул вакыт эчендә байтак үзгәрешләр кичерсә дә, бүген дә иҗат итүен дәвам итә. «Фәридә-Алсу» дуэтының уңыш сере нәрсәдә?

 

Фотолар – Ф.Әхмәтшина һәм А.Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан.

 

 

Язмыш аларны очрашуга күп еллар алдан әзерли башлаган кебек. Алсу белән Фәридәбезне берләштергән төп нәрсә беләсезме ни ул? Таза-сау, үзебезчә милли тәрбиядер, мөгаен. Алсу Сөнгатуллина Казанда туып үссә дә, җәйге каникулларны әнисенең туган авылында – Теләче районы Олы Мәтәскәдә уздыра торган булган. Казаныбызның Чехов базары янындагы 96 нчы мәктәптә һәм П.Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә белем алган. Фәридәнең әнисе Сәрия апаның да 96 нчы мәктәпне тәмамлаганын, бер урамда яшәгәннәрен ул чакта белмәгән әле Алсуыбыз. Еллар үткәч, гаиләләренең бер сукмаклардан йөрүен белеп, кызлар шакката. Аңа кадәр исә Фәридәбезнең әнисе Сәрия апа Казан медицина институтын тәмамлаган Шамил абыйга кияүгә чыгып, Башкортстанның Бакалы районына китеп бара, чөнки дипломлы яшь белгечне район санэпидемстанциясенә баш табиб итеп билгелиләр. Шамил абый затлы Үтәкләр нәселеннән. Бу нәселнең шәҗәрәсе күренекле галим Марсель Әхмәтҗановның атаклы нәселләрнең шәҗәрәләре китабында да бар. Фәридәбез унөч буын бабасын белеп үсә. Әтисе Биектау районы Юртыш авылыннан. Фәридәнең каникуллары шунда уза. Авыл табигатенең матурлыгына сокланып үскән кызларның күңеленә моң иңә. Тымызык иртәләрдә көтү чыкканын карап ничек хисләнмисең?! Сабан туе мәйданнарында җырламыйча, биемичә, бер читтә битараф калып буламыни?! Авылның ак яулыклы әбиләрен яратмыйча мөмкинме?! Шау-гөр килеп капка төпләрендә кич утыруларны онытырлыкмы?! Кичен клубта егетләрнең күз карашыннан кызарганнарын исләренә төшереп, бүген дә яңаклары ут булып янадыр әле. Башларын салган тал агачларына карап, беренче тапкыр җырлау теләге дә шунда тугандыр, бәлки. Кунакчыллык, күңел ачыклыгы, бер-берең белән ярдәмләшеп яшәү кебек татарның матур гадәт-йолаларын күреп, милләтебезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнә алар.

 

Аннары исә язмыш юллары икесен дә Казан педагогика институтының музыка бүлегенә китерә. Беренче концертлары кайчан булды икән? Студентлар көнендәме, әллә бүтән берәр бәйрәмдәме? Юк, беренче тапкыр кызларыбыз Балык Бистәсе районы Масловка авылына эшкә баргач җырлый. Эштән соң клубка ял итәргә килеп, үзенә күрә концерт оештыралар. Шунда Фәридә һәм Алсу беренче тапкыр бергә җырлый. Курсташлары тавышларының охшашлыгын, бер-берсенә нык туры килгәнен ишетеп хәйран кала.

 

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Фәридә-Алсу» дуэты.

 

 

Аннан кайткач, байтак көннәр, айлар үтә. Әмма курсташларының күңеленә кызлар дуэты кереп калган икән. Бервакыт татар теле укытучылары, дәрес укытырга күпме йөрим, бер җырлап та күрсәтмисез ичмасам, дип яшьләрне үртәп ала. Шунда төркемнәре белән Фәридә белән Алсуга җырларга тәкъдим итәләр. Резеда Әхиярованың Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән «Зинһар өчен кермә төшләремә» җырын башкаргач, укытучыларының күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь тама. Сез иҗатыгызны, һичшиксез, алга таба да бергә дәвам итәргә тиеш, дип ул шәкертләрен канатландыра. Шуннан бирле Фәридә белән Алсу гел бергә җырлый дисәк тә ялгыш булмастыр. Уку елларында алар Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге «Хыял» хорында тавышларын үстерә, күренекле җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина оештырган «Ягымлы яз» фестивалендә мөмкинлекләрен сыный һәм беренчеләрдән булып лауреат була. Талантлы кызларның җырлаганын ишетеп, шагыйрь, композиторлар үзләренең әсәрләрен китерә башлый. «Фәридә-Алсу» дуэтының репертуары аһәңсазлар Риф Гатауллин, Резеда Әхиярова, Роза Мөхетдинова, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Ренат Харис һ.б. иҗат иткән затлы әсәрләр бәрабәренә үсә башлый. Танылган җырчылар да дуэтка игътибар итә. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов кызларга бэк-вокал сыйфатында концертларында чыгыш ясарга тәкъдим ясый. Әмма кызларыбызның дуэт буларак иҗатларын үстерәсе килә. Тәкъдимнән баш тарталар. Ярар, карап-карарбыз, бергәләп озак җырларсызмы икән, дип хәйләкәр елмая шулвакыт җырчы. Ике хатын-кыз озак тыныша алмассыз, янәсе...

 

Кызларыбыз укуны тәмамлагач педагогика юлыннан китәргә тиеш, аларның олы сәхнәгә аяк басулары ничек булган соң? Җәй айларында Сабан туйлары гөрләгән вакытта хәл ителмәдеме икән аларның язмышлары? Шулай бервакыт композитор Риф Гатауллин дуэтны Сабан туенда җырларга чакыра. Каенлык аланында була бу хәл. Кызларның җырлаганын Ринат Закиров ишетеп, күзәтеп торган икән. Фәридә һәм Алсу өчен Ринат абыйлары ул вакытта бөтенләй ят бер кеше булса да, татар җәмәгатьчелеге аны милли рухлы әйдәман буларак белә. Ринат Зиннур улының «Казан» милли мәдәният үзәгендәге концерт бүлеге өчен җырчылар туплаган вакыты. Бер-ике атна үтеп, Сабан туе инде онытыла язгач, кызларыбызга шылтыратып, мәдәни үзәккә эшкә чакыралар. Шуннан бирле «Фәридә-Алсу» дуэты зур сәхнәләрдә җырлый. Бу утыз ел эчендә ниләр генә булмады: элек «Казан» милли мәдәният үзәге урнашкан бинада бүген китапханә эшли, концерт бүлеге нигезендә Казан шәһәр филармониясе оешты һәм аңа «Чулпан» мәдәният үзәге бирелде. Әмма бер нәрсә – «Фәридә-Алсу» дуэтының җыр сәнгатебезгә хезмәте генә үзгәрешсез булып кала.

 

 

Фәридә һәм Марат Әхмәтшиннар уллары Самат, Фәрхәт һәм кызлары Әлфия белән.

 

 

Бүген дуэтның репертуарында 300 дән артык җыр бар. Иҗат букчаларында – Финляндиядә «Заманча музыка» халыкара хор бәйгесендә ике тапкыр лауреат булу, андагы милләттәшләребез белән күрешү, беренче тапкыр чит ил күрү сөенече. Ватиканның изге Петр соборында Дж.Палестрина исемендәге халыкара рухи хор музыкасы бәйгесендә композитор Шамил Шәрифуллинның «Була бер көн» мөнәҗәте белән җиңү куанычы. «Татар җыры» фестивалендә филармониянең махсус бүләген яулау шатлыгы. Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә «Ак ай йолдызлары» халыкара этник җыр фестивалендә лауреат булудан башлар әйләнү. Чабаксарда «Урмай моңы» төрки халык сәнгате төбәкара яшьләр фестивалендә гран-прилы булу мәртәбәсе. «Болгар радиосы» бәйгесендә күп тапкыр лауреат исеменә лаек дип табылу, «Алтын барс» сынын яулауның дулкынландыргыч мизгелләре...

 

Моңа кадәр җырчы кызларыбызга иҗат итәргә авылда яралган матурлыкны тою хисе, моңлану сәләте ярдәм иткән булса, һәр хатын-кызның тормышында була торган гашыйк булу, мәхәббәт утында янулар, бала багулар, бишек җырлары җырлаулар иҗатларын үстерергә, яңа музыкаль әсәрләр белән баетырга тагын бер этәргеч булгандыр. Ватиканнан кайткач, «Уникс» концерт залында узган «Сандугач» фестивалендә Фәридә Аны очрата. Дөрес, Марат Әхмәтшинны ул аңа кадәр бер күргән була инде. «Татарстан» радиосында күрешәләр бугай. Марат Әхмәтшин продюсер сыйфатында җырчы Ләйсән Мәхмүтованың беренче альбомын чыгарып йөри. Бэк-вокал җитми икән. Белгән кешеләр «Фәридә-Алсу» дуэтын тәкъдим иткән, күрәсең. Марат кызларга бэк-вокал җырларга тәкъдим ясый. Кызларның исә эшләре күп, тормышлары кайнаган чак. Тәкъдимнән баш тарталар. Үз дәрәҗәләрен чамалап, әмма масаймыйча сөйләшә белгән кызлар егетнең күңеленә шул вакытта кереп кала. Аеруча берсе – дулкынланып төшкән «алтын» чәчлесе. Марат та Фәридәнең күңеленә хуш килгән, күрәсең. Шуңа күрә «Сандугач» фестивалендә кабат очрашкач, егетнең академия театрына «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә чакыруын кабул итә. Егет музыка училищесы, консерватория тәмамлаганнан соң театрның оркестрында уйный икән. Фәридәбез бу көнне йөзьяшәр Әлмәндәрне дә, мәзәк Әҗәлне дә күрми, күзе гел оркестр чокырындагы бас-гитарада уйнаучы егеттә була... Мәхәббәтләре үсә барып, «Казан» милли мәдәният үзәгендәге «Хөррият» ресторанында гөрләтеп туй итәләр. Җыр аңа сөйгән ярын табарга ярдәм итәр, дип хыялландымы икән кыз?! Шуннан бирле композитор, сценарист, продюсер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин «Фәридә-Алсу» дуэты үсешенә зур өлеш кертә. Ул вакытта аранжировка ясаучылар әле юк дәрәҗәсендә. Марат исә – бу эшнең остасы. Шулай итеп, Фәридә һәм Марат тормышта да, иҗатта да гел бергә. Әле шуның өстенә Марат Әхмәтшин кинофильмнар, спектакльләр өчен музыка иҗат итәргә өлгерә. «Дилемма», «Мулла», «Бөркетләр», «Зөләйха» фильмнарының уңышында аларга көйләр иҗат иткән Маратның да өлеше зур. Ә иң мөһиме, нәрсә генә эшләсә дә, Марат Әхмәтшинның музыкасында моң, миллилек ярылып ята, дип, Европага ияргән бериш композиторлар колакларына киртләп куйсын өчен аерып әйтмичә түзеп булмый.

 

 

Алсу һәм Марс Сөнгатуллиннар уллары Айрат һәм Ислам белән.

 

 

Ул вакытта Алсуыбыз да Марс исемле чибәр, шаян, олы җанлы егеткә гашыйк булып өлгергән. Фәридә Г.Камал театрының оркестрында гитарист егетне күзләгән шикелле, Алсу «Мир» кинотеатрына Марсы белән киноларга йөри. Әмма бер генә фильмны да хәтерләми. Аның да уйларында Марс кына булган, күрәсең.

 

Яшерен-батырын түгел, байтак хатын-кыз җырчылар, кияүгә чыккач, йә сәнгатьтән китәргә мәҗбүр була, яки, киресенчә, җыр хакына сөйгән ярлары белән араны өзә. «Фәридә-Алсу» дуэты бу четерекле хәлдән ничек чыга дигән сорауга җавап гади – әлеге дә баягы икәү булу коткара. Кайсы ирнең хатынын гастрольгә ялгызын чыгарып җибәрергә йөрәге җитсен?! Икәү булгач, куркасы да түгел кебек. Бер-беренә терәк-таяныч булырлар, дип Марат һәм Марс тыныч күңел белән сөйгәннәрен озатып кала. Гастрольләрнең исә исәбе-санын белү кыен. Елына ике йөзәр концерт бирәләр, Татарстанны, Владивостоктан алып Калининградка кадәр бөтен Россияне йөреп чыгалар.

 

Ана булу нәфис затларга тагын җаваплылык өсти. Бала үстерү һәм иҗади эшчәнлекне бергә ничек алып бардылар икән кызларыбыз? Беренчедән, беренче балалары – Айрат белән Саматның яшь аермасы нибары өч ай. Икенчеләре Ислам белән Фәрхәт тә бер үк елда дөньяга килә. Балаларны бергәләп аякка бастыралар. Өстәвенә, Фәридәнең Казан дәү әнисе Миңнебәдәр әби, Алсуның әнисе Фатыйма апа балаларны караша. Икенчедән, ана булу – яңа үрләр яуларга, яшәргә этәргеч ул. Фәридәбез үзенә тагын бер этәргеч – кызы Әлфияне дә табып куя. Бүген унике яшен тутырып килүче кыз Балалар филармониясендә остазлары Гөлназ Гафурова җитәкчелегендә концертларда чыгыш ясый. Дуэтның 30 еллыгы концертында әнисе һәм Алсу апасы белән ничек оста җырлады алар!

 

Ә иң әһәмиятлесе шул – Алсу белән Фәридә авылда хәтфәдәй йомшак болыннарда аунап, саф чишмәләрдән сулар эчеп үскән кебек, балаларына да Апас районы Олы Бакырчыда һәм Башкортстанның Бакалы районында дәү әниләре назына тиенү бәхете насыйп булган.

 

Бүген Татарстанның халык артистлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Казан шәһәр филармониясе артистлары буларак, аның йорты-нигезе «Чулпан» мәдәният үзәгендә җырчы сыйфатында гына иҗат итеп калмый, төрле спектакльләрдә көчләрен сыный. Әйтик, 13, 14, 15 мартта А.Гринның яшүсмерләр өчен сәхнәләштерелгән «Ал җилкәннәр» мюзиклы (12+) премьерасында уйныйлар. «Сез яраткан җырлар», «Мультконцерт», «Ретро җырлар кичәсе» һ.б. проектларда яратып катнашалар. Бер генә әкият, спектакль алардан башка узмый. «Зәңгәр шәл» музыкаль тамашасында, мәсәлән, абыстайларны уйныйлар. Иң кызыгы шул: тормышта дус-тату булсалар, спектакльләрдә кара чәчле Алсуга – тискәре геройларны, «алтын» чәчле Фәридәгә күбрәк уңай персонажларны гәүдәләндерергә туры килә. Әйтик, берсе үги ана булса, икенчесе фея, берсе убырлы карчыкны уйнаса, икенчесе су анасы образын тудыра. Ничек кенә булмасын, спектакльләрдә драматургиянең нигезен «Фәридә-Алсу» тәшкил итә дисәк һич арттыру булмас.

 

Сәхнәдә үзәктә булган кебек, тормышта да аларның урыннары түрдә. Казан филармониясендә иң озак иҗат иткән артистлар буларак кадер-хөрмәт, ихтирамга тиенеп яшиләр. Бер үк вакытта яшь артистларга матур үрнәк тә алар. Мәдәният үзәге күктәге Чулпан йолдыз кебек тормышларына якты иңдереп тора. Бер гаилә кебек укмашып яшәрдәй коллективың булу – зур бәхет ул. Тормышта ни булмас. Алсу Сөнгатуллинага ике улы өчен дә ут йотарга язган әнә. Башта берничә ел элек 175 нче мәктәптә булган вәхшәттә улы Ислам яраланды. Хәзер улы Айратның МХО дан кайтканын көтә. «Әле дә ярый Фәридәкәем, әле дә «Чулпан»ыбыз бар», – ди ул.

 

Дуэтның уңышы нәрсә, дигән сорауга җавабыбыз ачык безнең – тавышларның охшаш булуы гына җитми, бер җан, бер тән кебек яши белергә кирәк.

 

Утыз ел үтсә дә, «Фәридә-Алсу» дуэты өлге-үрнәк булып кала бирә. Зәвыклы сәхнә костюмнары, затлы җырлары, тыйнаклык, сабырлыклары, гайбәт сөйләмәүләре, танылу өчен интригаларга бармаулары дисеңме. Озын толымнары гына да ни тора! Хатын-кызның бәхете озын чәчендә, дия торган булган әбиләре. Чыннан да, озын чәчен тарый-тарый, гүзәл затлар уйларын тәртипкә сала, мәшәкатьләрдән арынгандай булып, күңелен тынычландыра. Ирләренә назлы итеп эндәшә, балаларын иркәли. Шушы бәхет түгелмени?!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 21
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи