Мәдәният Уку өчен 4 минут

Ул үзе көнләшерлек зат иде

Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, СССР дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 15 гыйнварда 115 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан радиосы дулкыннарында атна дәвамында аның әсәрләреннән төзелгән концертлар, иҗатына багышланган сәхифәләр эфирга чыкты.

 

Атаклы татар композиторы Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911-1988).

 

 

Газета укучылар игътибарына әлеге тапшыруларның берсен тәкъдим итәбез. Ул үзенең эчтәлеге белән дә, Нәҗип Җиһановның милли музыка үсешенә керткән өлешенә бәя куелу җәһәтеннән дә, безгә калса, юбилейга багышланган программалар арасында үзәк урынны алып тора. Тапшыруда Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис катнаша. Аңа мөрәҗәгать итүебез һич тә очраклы түгел, чөнки Ренат Харис үз вакытында Нәҗип Җиһанов белән якыннан аралашкан, бергәләшеп иҗат иткән кеше. Аның күңелендә бик күп хатирәләр саклана, һәм композиторның шәхесенә, иҗатына бәйле фикерләре бар. Әңгәмәнең кайбер өлешен кәгазьгә күчердек, аны укып чыккач, тапшыруны тыңлаганда күп кенә фикерләр ачыграк аңлашылыр кебек тоела.

 

 

РФ дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис. /Р.Шакиров фотосы.

 

– Ренат абый, иң әүвәлдә бер сорауга ачыклык кертик әле: кем иде ул Нәҗип Җиһанов, аның халкыбыз тарихында тоткан урыны һәм иҗатының киләчәге нинди булыр?

 

– Нәҗип Җиһанов – татар халкының иң күренекле улларыннан берсе. Әле менә юлда уйланып килдем, әгәр дә без мәдәният өлкәсендә, бәлки мәдәният өлкәсендә генә түгел, ә гомумән, 100 бөек татар исемен яза башласак, Нәҗип Җиһанов ул исемлеккә керер идеме икән? Әлбәттә, керер иде, дип җавап бирдем үз-үземә. Әгәр дә 50 кешелек исемлек төзесәк, ул исемлектә Нәҗип Җиһановны очратырбызмы икән? Әлбәттә, очратачакбыз. Әгәр дә 10 кешегә генә калдырсак, бу исемлектә ул булыр идеме икән? Әлбәттә, булыр иде, дигән фикергә килдем, чөнки бөек кешеләр бөек эз калдыра, йә булмаса, бөек эшләр башлап җибәрә. Бүгенге көндә музыка сәнгатен генә түгел, театр сәнгатен дә, әдәбиятны да алып Нәҗип Җиһановны шул фонга куеп карасаң, барысына аның көчле йогынтысын күрербез. Ул Татарстан Композиторлар берлеген оештырган, тагын да зуррак эш – консерваторияне оештырган, симфоник оркестр оештырган. Димәк, ул сәнгатебезгә генә түгел, иҗтимагый аңыбызга да юнәлеш биргән бөек зат, бөек иҗатчы.

 

– Нәҗип Җиһанов – беренче чиратта монументаль сәнгать тарафдары. Шул ук вакытта, игътибар белән тыңласаң, әсәрләренең нигезендә халыкчанлык дигән сыйфат ярылып ята. Операларында да, симфоник әсәрләрендә дә халкыбызның борынгы моңлы җырларын ишетеп алабыз.

 

– Нәкъ шулай. Ә заманасында аны халыкчанлыктан китүдә, моң традицияләреннән читләшүдә гаепләделәр. Хәер, үз вакытында, беренче музыкаль драмаларын иҗат иткәннән соң, хәтта Салих Сәйдәшевка да шундый ук гаеп такканнар…

 

Нәҗип Җиһанов әле зур оештыручы да иде. Мин озак еллар республикада мәдәният министрының профессиональ сәнгать өчен җаваплы урынбасары булып эшләдем. Иҗат берлекләрендә, театрларда еш була идем. Нәҗип Җиһанов Композиторлар берлеге җитәкчесе булып торганда композиторларыбыз һәр пәнҗешәмбе йә берлектә, йә консерваториядә яңа әсәрләрен тәкъдим итте. Ә ул вакытта композиторларның да ниндиләре бит: Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Исмай Шәмсетдинов, Альберт Леман, Алмаз Монасыйпов, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникиев, Фасил Әхмәтов, Хөснулла Вәлиуллин, Рәшит Гобәйдуллин... Менә нинди композиторлар иде ул чакта һәм нинди музыка белгечләре! Алар бер-берсенең әсәрләрен тыңлап, фикер алыша иде.

 

Шундый очрашуларның берсе бүгенгедәй хәтердә. 1975 елның октябрь ае иде. «Музыкаль пәнҗешәмбе» консерваториянең зур залында үтте һәм анда Әнвәр Бакировның Әхмәт ага Исхак либреттосына язган «Тукай» операсын тыңлау булды. Либреттоны Айрат ага Арсланов укыды, операдан арияләрне, ариозоларны Фәхри Насретдинов, Фагыйлә Тимерова, Зилә Сөнгатуллина, Рәхилә Мифтахова, Рәүф Аббасов, Йосыф Гыйззәтуллин, Мөнир Якупов башкарды. Фикер алышуда Бакый Урманче, Нәҗип Җиһанов, Нияз Даутов, Сибгат Хәким, Заһид Хәбибуллин, Ибраһим Нуруллин һәм тагын күп кенә музыка белгечләре катнашты. Барысының да фикере бер булды, моны мин үз колакларым белән ишеттем: «Опера юк», – диделәр. Һәм барысы да Нәҗип Җиһановка борылып карады. Аның фикерен көтәбез. Нәҗип абый бераз уйланып торды да: «Мин хәзер сезгә бер истәлек сөйлим әле, – диде. – Моны мин Мансур ага Мозаффаровтан ишеткән идем. Ул малай чагында Казан урамнарында гәҗит таратып йөргән икән. «Болгар» номерларында яшәүче Тукай янына да керә торган булган. Бер керүендә Тукай ялангач килеш караватында утыра икән. Гәҗитләр керткән Мансурга: «Әй, малай, мин бу төнне фәрештәләр белән сөйләшеп чыктым әле, синең фәрештә күргәнең бармы?» – дигән». Боларны сөйләгәч, Нәҗип абый әйтте: «Мин Тукайны фәрештәләр белән, заман, вакыт белән сөйләшә алырлык образ буларак кына кабул итә алам, ул Тукайның үз образы югарылыгында булырга тиеш», – диде. Бу аның йомгаклау сүзе иде һәм шуның белән «Музыкаль пәнҗешәмбе» тәмамланды. Ул беркемне рәнҗетмәде, беркемгә авыр сүз әйтмәде һәм үзенең фикерен әнә нинди югарылыкта аңлатып бирде.

 

Ә инде үз иҗатына килгәндә, Фасил Әхәтов әйтә иде: «Менә, Ренат, – ди, – әгәр дә Нәҗип Җиһановның әсәрләрен күчереп чыгарга гына бирсәләр дә, гомерем буе утырырга туры килер иде, ә бит ул аларны язып бетергән, нинди титаник эш башкарган кеше бит ул!» – дия иде.

 

– Нәҗип Җиһанов бик абруйлы булган, аның фикеренә обком җитәкчеләре дә, мәскәүлеләр дә колак салганнар, дип беләбез.

 

– Дөрес. Ул бик игътибарлы кеше иде һәм фикерен уйламыйча әйтә торган кеше түгел иде. Ул әйткән сүз һәрвакыт абруйлы була, аның сүзен үтиләр иде. Әгәр бүгенге көндә Нәҗип Җиһанов кебек кеше булса, аның музыка өлкәсендәге таләпчәнлеге көн тәртибендә торса, безнең музыка сәнгате өлкәсендәге бик күп эшләр башкачарак булыр иде, хәтта эстрадабыз да зәвыклырак, мәгънәлерәк бер югарылыкка күтәрелә алыр иде, дип уйлыйм мин. Хәер, мин генә түгел, күп кенә музыка белгечләре белән сөйләшкәнем бар, алар да шундый ук фикердә.

 

– Катлаулырак бер мәсьәләгә кагылып үтсәк иде. Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһанов мөнәсәбәтләре. Без бәләкәй чакта олылардан ишеткән бар иде, имеш, Нәҗип Җиһанов Салих Сәйдәшевтан көнләшкән икән, Сәйдәшне халык яраткан бит, шуңа күрә аның эчтән ачуы килеп йөргән, шунлыктан аңа кырын караган икән, дигән кебегрәк сүзләр безнең колакка ишетелеп калды яшь вакытларда…

 

– Мин бу фикерләрне яхшы беләм, аларны фаш итеп язып чыкканым да булды. 1964 елда үзенең бер мәкаләсендә Нәҗип Җиһанов: «Салих Сәйдәшев соңгы көненә кадәр музыкада чын шагыйрь булды», – дип яза. Йә, әйтегез, тагын кемнең Сәйдәшнең бөтен асылын ачып әйтә алганы бар? Һәм ул тагын: «Салих Сәйдәшев – татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе һәм күренеклесе», – дип бәяли.

 

Нәҗип Җиһанов беркемнән дә көнләшмәгән, теләсә дә көнләшә алмаган булыр иде. Ул – берничә тапкыр дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт Герое, СССРның халык артисты, әсәрләре сәхнәдән төшми, романслары, җырлары башкарыла, ул ректор, Композиторлар берлеге рәисе, бөтен Советлар Союзында абруе бар... Ничек көнләшергә мөмкин, кемнән көнләшә ала ул?! Ул үзе көнләшерлек зат иде.

 

...Нәҗип абый белән күп тапкырлар очрашып, фикер алышып утырган булды. Планнар да кордык. Без аның белән йә балет, йә опера язарга тиеш идек. Ләкин бу уйлар тормышка ашмый калды, ул 1988 елда Башкортстанда Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашканда вафат булды. Уфага «Җәлил» операсының концерт вариантын алып бардылар. Һәм ул гаҗәеп зур уңыш белән узды. Аягүрә торып кул чабулар, алкышлар... Нәҗип ага бик нык дулкынланды, кисәк үлеп китүенең сәбәбе дә шул дулкынланудан булмадымы икән, дип тә уйлап куям…

 

Әңгәмәдә Ренат Харис тагын әле Нәҗип Җиһановның иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы башка темаларга да туктала. Композитор нигез салган традицияләрнең бүгенге көн музыка сәнгатендәге чагылышын аерым мисаллар ярдәмендә ачып бирә һәм аның әсәрләрен сәхнәләрдән, радио, телевидение эфирыннан халыкка даими җиткереп баруның әһәмиятен дәлилләп аңлата. Инде, әйдәгез, радиотапшыруны (16+) тыңлыйк.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи