21 мартта, Нәүрүз бәйрәме көнендә, Татарстан радиосында республиканың халык шагыйре Ренат Харисның «И туган тел» исемле поэмасы беренче тапкыр эфирда яңгырады. Һәм аны шул көнне үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән галим һәм язучы, нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укыды. Шушы әсәр белән Татарстан радиосы дулкыннарында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан тапшырулар сериясе башланып китте.

Тиздән шушы темага караган «Тукайлы яз» дигән өр-яңа тапшырулар циклы (16+) тыңлаучылар хөкеменә чыгарыла. Авторы – Раил Садри. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме беллән әзерләнә торган әлеге тапшыруларда Габдулла Тукай тормышыннан моңа кадәр аерым даирәләрдә генә билгеле булган кызыклы фактлар бәян ителә. Цикл 1 апрельдән башланып китә һәм сөекле шагыйребезнең туган көненә кадәр көн саен яңа чыгарылышы эфирга бирелә.
Тапшырулар программасында шулай ук Габдулла Тукайның үз әсәрләреннән торган әдәби тапшырулар һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзелгән концертлар урын алды. Алар арасында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле вокаль-симфоник поэмасы, Илсур Хөснетдиновның оркестр өчен язылган «Тукай» поэмасы кебек күләмле әсәрләр дә бар.
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның «Тукайча татар кодексы» циклы да тыңлаучыларыбызны битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Апрель аенда «Тел күрке – сүз» тапшыруы атна саен тәкъдим ителә һәм анда «Габдулла Тукайның тел белән эш итү осталыгы» темасы яктыртыла. Шулай ук замандашларының Тукайга кагылышлы истәлекләре тыңлаучылар игътибарына техник яктан яңартып тәкъдим ителә.
Сөекле шагыйребезгә багышланган шигырьләрдән һәм җырлардан төзелгән «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән әдәби музыкаль композиция, Мөдәррис Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» һәм Нияз Акмалның «Камил Мотыйгый» поэмалары, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» исемле тарихи драмасы буенча эшләнгән радиоспектакль шулай ук апрель эфирының бизәге булыр.
Айлык кысаларында тагын бер премьера көтелә. Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон «Тукайга кайту» дигән өр-яңа әсәрен тыңлаучыларыбыз хөкеменә тапшыра. Поэма-эскиз жанрындагы әлеге әсәр авторның үз укуында яңгыраячак.
Аңлашыладыр, болар – шигърият айлыгына планлаштырылган эшләребезнең кайберләре генә. Ходай кушып, шушы эшләребезне тормышка ашыра алсак, халык алдында да, Тукай рухы каршында да йөзебез якты булыр, дип өметләнәбез.
Татарстан радиосында әзерләнгән «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән әдәби-музыкаль композицияне тыңлый аласыз. (16+)
Үкенечкә калмасын
Их, әгәр «Мәдәни җомга»ның бу саны 1 апрель – юмор көнендә чыккан булса, күрсәтә идек без сезгә Татарстан радиосындагы мәзәкләрне! Булмады. Шулай да, үкенечкә калмасын дип, радио тарихында булган берничә кызыклы хәлне сөйләргә булдык.

Маһинур Хәбибуллина.
Йоклаганда да көрәштек…
Бөек Ватан сугышы еллары. Кичләрен хезмәткәрләр өйләренә таралыша. Дежур дикторлар исә, төнгә дә кала, аларның бик тә җитди эшләре бар – «Маяк» дип аталган дулкында хәрби очучыларга юнәлеш биреп торалар. Шулай берсендә Маһинур Хәбибуллина (1933-1943 елларда диктор), аруы чигенә җиткән булгандыр инде, башын өстәлгә куя да йоклап китә. Җитмәсә гырлап... М
икрофон ачык. Һавадагы хәрби очучылар аптырап кала. «Тыңлагыз, тыңлагыз, эфирда РВ-17 радиостанциясе, эфирда РВ-17 радиостанциясе» дигән позывнойлар урынына ниндидер гырылдаулар гына ишетелә... Очучылар тиз генә үз команда пунктларына хәбәр итә, ә тегеләре шунда ук – хәрби оешмаларга, алары исә радио җитәкчеләренә шылтырата...

Мохтар Мутин.
«Курортный» кушаматлы Мутин
Атаклы актер Мохтар Мутин (1885-1941) гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан радиосы белән хезмәттәшлек итеп яши. Микрофон алдында шигырь сөйләргә ярата, радиоспектакльләрдә дә еш катнаша.
Бер спектакльдә төп геройны уйнаучы Мохтар Мутин өелгән халыкны ерып, ничек тә поезд вагонына керергә тиеш икән. Хәким Сәлимҗанов аңа: «Әй, син, күзлекле, кая тыгыласың!» – дип кычкыра – роле шундый. Мутин үзенең микрофоннан читкәрәк киткәнен күреп ала да, уйнап торган симфоник оркестрның уртасыннан ерып микрофон янына атылып килә: «Кая тыгылыйм, белмисезмени, мин – курортный!» – ди дә, шулай ук симфоник оркестрны ерып, үз урынына китә. «Курортный» сүзенең аерым басым ясап, эчке бер дулкынлану катыш горурлык белән әйтелүе ул заманнарда гади халыкка курорт юлламалары сирәк эләгүенә, димәк, путевканың юлчыга зур өстенлек бирүенә ишарә. Шуннан соң ниндидер ашыгыч эш килеп чыкса, оркестрда эшләүче Варшавский озак аңлатып тормый: «Белмисезмени, мин – курортный!» – дип кенә җибәрә торган була... Мутинның үзенә дә «Курортный» кушаматы ябыштырып куялар.

Айрат Арсланов һәм радио режиссеры Госман Әхмәтҗанов.
Ничекләр исән калдың?
Татарстан радиосының үтә дә примитив техник җиһазлар белән эшләгән чаклары да була. 1942-1957 елларда диктор булып эшләгән Россиянең һәм Татарстаннның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов шундый бер хәлне болай дип искә ала: «Чираттагы концертларның берсен алып барам шулай. Киләсе номерны игълан иткәннән соң «Стелла»ны эшләтеп җибәрергә дип кечкенә күчергечне урыныннан кузгатуым булды, азагына кадәр борылып куелган пружина тартмадан шартлап чыгып, беләгемә китереп бәрде. Авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәдем. Студиядән чыккач шаярта хезмәтәшләрем, синең бомба шартлады бугай анда, ничек исән кала алдың, Айрат, диләр».

Нәҗип Җиһанов.
Нәҗип Җиһанов үз әсәрен танымаган
Сугыштан соңгы елларда радиода оптик җайланмалары алынган кинопроекторлар ярдәмендә яңгыратыла торган тонфильмнар гамәлгә керә. Монысы инде кино тасмасының тавыш юлына төшерелгән аудиоязмалар. Һәр тасманың ике ягында да берәр язма. Берсе яңгырап беткәч, азагыннан башына таба әйләндерсәң, әсәрнең яки язманың икенчесе яңгырый. Кабат урап куелмый калган булса, музыкаль әсәр азагыннан башына таба әйләндерелергә дә мөмкин. Шундый хәлләрнең берсе хакында үзенең язма истәлекләрендә 1940-1962 елларда радионың аппарат-студияләр комплексында эшләгән һәм байтак гомерләр аның начальнигы булган Николай Синицын болай дип сөйләп калдырган:
«Шулай иртәнге концертларның берсе барган вакытта, салкын кыш көне булуга да карамастан, радиога янәшә йортта гына яшәүче композитор Нәҗип Җиһанов йөгереп керә. Сулышы капкан. Үзе бер кат пижама белән йорт башмакларыннан гына. «Сез гафу итегез, – ди ул. – Минем сез игълан итеп тә, хәзер эфирга чыккан әсәрне язганым юк. Исемен минекен әйттегез, тик моның әсәре минеке түгел...». Баксаң, язма азагыннан башына таба яңгыраган икән…»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала