Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гадәти булмаган премьера дөнья күрде. Бөтен хикмәт М.Лермонтовның «Гашыйк Кәриб» әсәре буенча спектакльне (12+) режиссер Сергей Землянский, рәссам Максим Обрезков, композитор Павел Акимкин, яктылык буенча рәссам Александр Сиваев куюында. Матур шәрык әкиятен үзебез сәхнәләштерергә сәләтсез, димәк...

Тамашаның жанры ук гадәти түгел. Ул сүзсез хикәя дип билгеләнгән һәм, чыннан да, спектакль дәвамында ике дүртьюллыкны исәпләмәгәндә, бүтән бер сүз дә яңгырамый. Артистлар вакыйгаларны бию аша, тән телендә – мимика, ишарәләр аркылы бәян итә.

Спектакльдән күренеш. /С.Камалетдинов фотолары, tatar-inform.ru
Исегезгә төшерәбез: шагыйрь, Пушкин үлеменә шигырь язганы өчен сөрелгәч, 1837 елда Кавказда «Ашик-Кериб» әсәрен иҗат иткән. Әсәрнең нигезендә төрки халыкларда киң таралган дастан ята. Белүебезчә, анда вакыйгалар, Маһимөһригә гашыйк булып, туй өчен байлык җыярга дип җиде елга сәяхәткә чыгып киткән фәкыйрь егет Гашыйк Кәриб тирәсендә әйләнә. Фәкыйрь булса да, күңеле бай аның: моны аңлар өчен егетнең сазда уйнаганын бер тапкыр тыңлау да җитә. Җиде ел үтәр-үтмәс Маһимөһри ник бүтән бер кешегә – Хөршид-бәккә кияүгә чыгарга әзерләнә? Әллә егеткә биргән антын боздымы? Әллә атасы Аяк-ага кызының яшь гомерен кызганганга күрә шулай хәл кылдымы? Юк, чит җирләрдә йөреп, туган җирендә үлде дип исәпләнгән Гашыйк Кәриб антын онытты. Әмма аның, Тифлиска кайтып сөйгәненең туй мәҗлесенә туры килсә дә, барыбер морадына ирешәчәген беләбез.
.jpg)
Маһимөһринең атасы ролендә – Радик Бариев, Маһимөһри – Ләйсән Гатауллина, Гашыйк Кәриб – Илсаф Нәҗипов.
Бу әсәр Г.Камал театрында беренче тапкыр куела. Республикабыз коллективларыннан аны әлмәтлеләр Уфада туган, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче режиссер Искәндәр Сакаев белән куйган иде. Истәлекле бу спектакль Әлмәт театр сәнгатенә яңалык булып кереп китте, коллективка Европа сәхнәләренә юл ачты, Улан-Удэ, Будапешт һ.б. шәһәрләрдәге халыкара театр фестивальләрендә югары бәяләнде.
Г.Камал театрының спектакле матур булып истә кала. Шәрык мохитен тудырыр өчен кыйммәтле, нәфис тукымаларга акча кызганмауларын чамалавы кыен түгел. Спектакль дәвамында, ә тамаша тәнәфессез 1 сәгать 15 минут дәвам итә, актерларның тирләп-пешеп биюләренә тел тидерү дә уңайсыз. Бер нәрсәгә игътибар итмичә мөмкин түгел: грим, шәрык баш киемнәре актерларның кыяфәтен шундый үзгәрткән ки, сөйләм теле булмагач, кемнең кемне уйнавын тиз генә чамаларлык та түгел. Рольләрне исә төрле составта Равил Батыров һәм Илсаф Нәҗипов (Гашыйк Кәриб), Ләйсән Гатауллина һәм Айгөл Шәкүрова (Маһимөһри), Миләүшә Шәйхетдинова (Гашыйк Кәрибнең әнисе), Радик Бариев (Маһимөһринең атасы), Алия Гарифуллина (егетнең сеңлесе), Алмаз Борһанов (Хәләф ханы), Эльвир Сәлимов һәм Артур Шәйдуллин (Хөршид-бәк), Илдар Хәйруллин һәм Илдус Габдрахманов (карт) башкара. Күмәк күренешләрдәге кызларны чамаларга була әле. Егетләр ролен исә театрның яңа яшь актерларына тапшырганнар. Спектакльдә нәни артистларны күреп, сөенмичә мөмкин түгел. Артист балалары беренче мәртәбә төп рольләрдә сәхнә тота.

Спектакль театрның шәрык залында куелганга һәм аннан да бигрәк сүзсез булганга, берникадәр дәрәҗәдә цирк тамашасын хәтерләтә. Биредә искиткеч трюклар юк. Әмма драма театрына хас җанлы хисләр дә җитенкерәми. Сәхнәдә матурлык тусын өчен яңа бинаның заманча техникасын җәлеп иткәннәр. Сәхнә идәнендә җил өрдергечләр булмаса, әйтик, диңгез дулкыннарын ничек гәүдәләндергән булырлар иде икән? Вакыты-вакыты белән эстрада авазлары белән үрелеп киткән музыка бу спектакль өчен тупасрак тоела.

Ә иң мөһиме, кызларның йөзен – ай йөзе, күзләрен – зәңгәр күлләр, иреннәрен – ачылып килгән роза чәчәге, буй-сынын – төз кипарис агачы, әйткән сүзләрен – бал-ширбәт белән һәм шәрык әсәрләренә хас башка шундый илһамлы чагыштырулар булмагач, «Гашыйк Кәриб» спектаклен караган кебек тә түгел. Цирк тамашасына яки берәр халык бию ансамбле концертына барып кайту да җитә…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала