Мәдәният Уку өчен 3 минут

Татар җыры, милләте өчен янып яшәде

Күренекле җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына – 80 ел.

 

РСФСРның атказанган, ТАССРның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина (1946-2001).

 

 

Ул татар халкының кабатланмас җырчысы һәм туган тел сагында торган шәхесләребезнең берсе иде. Г.Тукайның «Туган тел»ен тамашачы белән беренче тапкыр аягүрә басып башкарган җырчы ул Вафирә Гыйззәтуллина.

 

ИҖАТ ЮЛЫНЫҢ БАШЫ

 

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның хәзерге Менделеевск районындагы Камай авылында дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәптән соң, Алабуга сәнгать училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укып, авылда китапханәче булып эшли, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, хор оештыра. Аның иҗади сәләтен күреп, тагын да укырга, профессиональ җырчы булырга киңәш итәләр. Шуннан соң ул Казанга юл тота, 1965 елда музыка училищесын тәмамлый. Казан халык сәнгате йортында – концертмейстер, соңрак Түбән Кама шәһәрендә хор капелласы хормейстеры була.

 

ЗУР СӘХНӘ

 

Вафирә Гыйззәтуллина 1969-1974 елларда Казан консерваториясендә (В.А.Лазько классында) белем ала. Лирик сопрано тавышка ия җырчы 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты буларак зур сәхнәгә чыга (Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсында – Алтынчәч, «Түләк һәм Сусылу»да – Сусылу; Дж.Пуччининең «Мадам Баттерфляй» әсәрендә – Чио-Чио-сан; Н.А.Римский-Корсаковның «Снегурочка»сында – Кар кызы һ.б.). 1974 елда Воронежда узган халык җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була.

 

ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ

 

Җырчы 1975 елдан иҗади эшчәнлеген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә һәм 1994 елга кадәр әйдәп баручы солист буларак эстрада бүлегендә эшли, 1984-1985 елларда әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дә чыгыш ясый. Бу елларда ул, Бөтенсоюз һәм халыкара җыр конкурсларында катнашып, чит ил сәхнәләрендә татар моңын яңгырата. 1978 елда Кубада узган халыкара бәйгедә чыгыш ясап, лауреат исемен алып кайтуы шуңа бер мисал.

 

Филармониянең сәнгать җитәкчесе, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров ул чакта Вафирә Гыйззәтуллина иҗаты турында болай яза: «Вафирәнең иҗатында фольклор мотивлары белән заман ритмнары тыгыз үрелеп бара, һәм шулай дәвам итеп ул тирән халыкчанлыкка омтыла. Сәхнәдә ул хәттин ашкан юмартлык белән тыңлаучыга зур хисләр биреп җаны-тәне белән җырласа, тормышта да үзен аямыйча яшәргә өйрәнгән. Артист әле ул гражданин булырга, тормышта барган һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш. Бу яктан Вафирәнең офыгы көннән-көн киңәя. Халкыбызның милли үзаңын үстерүгә сәяси яктан камилләшүенә Вафирә бар көчен, мәгълүматын бирергә тырыша. Җырга киртәләр юк. Җырлыйсың, ә тавышың чиксез еракларга яңгырый кебек, илебезнең чиксез киңлеген тоясың, тыңлаучының күңел кылларын тибрәндерүеңне сизәсең. Җырда тышкы кыяфәт хикмәт түгел, ә эчке тирәнлек, хисләр тирәнлеге кирәк. Вафирә Гыйззәтуллина әнә шулай уйлый...»

 

 

Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсендә катнашучылар. Казан Төзүчеләр мәдәният сарае. 1976 ел. /Фотолар – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан.

 

 

Вафирә Гыйззәтуллинаның гастроль юллары Карпаттан алып Чукоткага кадәр сузыла. Кама ярларында туып-үскән җырчыны Россиядә генә түгел, Германия, Австрия, АКШ, Кубада яшәүчеләр дә җылы каршы ала. Гаҗәеп матур аһәңле тавышы, сәхнәдә үзен зәвыклы тотышы, профессиональлеген үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләве җырчыга репертуарын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул, эстрада җырлары белән беррәттән, халык җырларын һәм татар классик композиторларының әсәрләрен дә профессиональ дәрәҗәдә башкара. Вафирә Гыйззәтуллина татар композиторларының күп кенә җыр һәм романсларына сәхнә тормышы бүләк иткән шәхес. Ул Габдулла Тукайның 100 еллыгына – «Горурлык һәм мәхәббәт», Салих Сәйдәшевнең 90 еллыгына – «Сәйдәшкә мәдхия», Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына – махсус программа, «Өмет», «Тормышым һәм бәхетем – җырларымда» концерт программалары авторы да.

 

Вафирә Гыйззәтуллина танылган сәнгать коллективларына һәм оркестрларга кушылып җырлый; 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булып эшли.

 

Кызганыч, Вафирә Гыйззәтуллина, 2001 елның 16 сентябрендә юл һәлакәтенә эләгеп, аянычлы рәвештә вафат булды. Аны иҗатташлары, тыңлаучылар әле дә сагынып искә ала. Ул татар җыры, милләте өчен янып-көеп яшәгән җырчыларыбызның берсе иде.

 

Моңлы җырчыбызның соңгы юбилей кичәсендә сәхнәдә бөтерелеп биеп җырлаганын бик күп тамашачы хәтерлидер. Аны сәхнәдәшләре сагынып искә ала, җырчы турындагы җылы хатирәләрен яңарта…

 

Гөлзада САФИУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:

 

– Заманында мине Вафирә Гыйззәтуллинаның бригадасына алып баручы итеп куйдылар. Концертларда ул миңа берничә җыр да җырлаттыра иде. Аның югары сәхнә культурасы миңа үрнәк булды. Милләтебез өчен ул бик күп классик әсәрләрне дөньяга чыгарды, классик композиторларыбызның әсәрләрен өйрәнеп фортепианога, оркестрларга кушылып җырлады. Вафирә Гыйззәтуллина каһарман йөрәкле җырчы да иде, милләт аның өчен беренче урында булды. Мин аны милләткә хезмәт итүче кеше буларак бик хөрмәт итәм.

 

 

Фердинанд СӘЛАХОВ, Татарстанның халык артисты:

 

– Вафирә Гыйззәтуллина үзенчәлекле тавышлы җырчы иде. Ул үзе теләп эстрадага опера сәхнәсеннән килде, аның тавышы академик вокал белән дә, халыкчан җырлар белән дә бер югарылыкта яңгырый. Кеше буларак бик кыю, хискә бирелеп китә иде. СССР таркалган вакытта милләт өчен бик тырышты. Ул үзен Рөстәм Яхин җырчысы дип саный иде. Бату Мөлеков, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев әсәрләрен дә күп җырлады, шагыйрьләр белән бик күп эшләде ул. Кызганыч, гомере фаҗигале рәвештә өзелде…

 

 

Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:

 

– Вафирә апа Гыйззәтуллина белән бер чорда эшләдем. Ул – бик югары профессиональ дәрәҗәдәге киң диапозонлы җырчы. Затлы артист булуы белән безгә үрнәк булды. Яшь артистларга бик игътибарлы иде. Иҗатымның башлангыч чорында костюмнар тегәргә булышты, акыллы киңәшләрен биреп иҗатка рухландырып торды. Без аның белән күрше йортта гына тордык. Әле дә истә, Азат белән өйләнешкәч, безне котларга керде һәм аш сервизы бүләк итте. Вафирә Гыйззәтуллина бик ярдәмчел, кешелекле, сүзен ярып әйтә торган шәхес иде.

 

 

Георгий ИБУШЕВ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:

 

– Мин филармониянең лекторий бүлегендә эшли башлагач, Вафирә ханым белән опера театрлары, зур концерт залларында күмәк концертларда бергә чыгыш ясарга туры килде. Аның белән Тукайның 100 еллыгына дип Мәскәүгә баруыбыз истә калган. Безнең бик күп хыял-теләкләр тәңгәл килә иде. Аны бүген телевидение язмаларыннан күргәч, йөрәк сагышлана, әйтерсең лә әле ул безнең арадан китмәгән. Вафирә Гыйззәтуллина безгә җитми, ул татар халкының якты матур маягы, олы шәхесе иде.

 

 

Хәйдәр САФИН, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

– Миңа Вафирә Гыйззәтуллина белән Әстерханга гастрольгә барырга, аңа зур концертларда, төрле мәйдан, стадионнарда узган концертларда, Ирек Галимов, Ганс Сәйфуллин, Рамил Курамшин кебек баянчылар белән бергә уйнарга туры килде. Аның репертуары һәрчак җитди композиторларның әсәрләреннән туплана иде. Тавыш мөмкинлекләре дә шуңа туры килә иде. Ул югары профессиональ җырчы, милләтпәрвәр кеше иде. Арабыздан иртә китүе генә кызганыч.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 13
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи