«Мин рәсем ясарга, картиналар язарга яратам, көнемне иҗаттан башка күзалламыйм да! Иҗат – тормышымның мәгънәсе» – ди ул. Рәссам Роза Савинова, сәнгать сөючеләрне таң калдырып, һәрчак иҗади эзләнүдә. Аның әсәрләреннән шатлык хисләре бөркелә.

Роза Фәрит кызы Савинова.
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Роза Фәрит кызы Савинова 1972 елның 14 августында Якутиянең Аллайховский районындагы Чокурдах бистәсендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Аның балачагы һәм яшүсмер еллары Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә уза. Әтиәнисе башлангыч сыйныфта укучы баланы музыка мәктәбенә бирә, әмма рәсем ясарга яраткан кызчык сынлы сәнгать юнәлешен сайлый. 1994 елда исә Магнитогорск дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Шул чордан ул, гаилә корып, Чиләбе өлкәсенең Кизильский районы үзәгендә яши. Биредә 30 елдан артык мөгаллимлек белән шөгыльләнә: башта урта мәктәптә, аннан соң сәнгать мәктәбендә укыта. Шулай ук иҗат белән шөгыльләнә. «Тормышымны иҗаттан башка күз алдына китерә алмыйм», – ди ул.
Роза Савинованың иҗаты киң кырлы – нәкыш, акварель, графика, декоратив-гамәли сәнгать һ.б. – барысы да күңеленә якын. Рәссам монотипия ысулы һәм катнаш техникада иҗат ителгән күпсанлы хезмәтләр, шулай ук акварель, спиртлы каралар кулланып иҗат ителгән картиналар, график эшләр авторы. Аның кайбер хезмәтләре «Акварель. XXI гасыр» проекты катологында нәшер ителгән. Соңгы вакытта кылкаләм, майлы буяуларны кырыйгарак куеп, пастель каләмнәрне күбрәк куллана.

«Бәрәңгекәй». Фотолар – Р.Савинованың шәхси архивыннан.
Роза Савинова даими рәвештә төбәк, ил күләмендәге һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Иҗади бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек була. Аның тамашачыны гүзәллек дөньясына әйдәп торган картиналары Россиянең төрле шәһәрләрендәге картина галереялары һәм музейларда, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.
Роза Савинованың иҗатында яраткан темалары – табигать күренешләре, чәчәкләр, хатынкыз образлары... Аларга ул тулы бер серия багышлый. «Чәчкәләр кәефемне күтәрә, яшәргә көч-дәрт бирә. Чәчәкләрне Җир-Ананың елмаюы дип юкка гына әйтмиләрдер. Чәчкә яраткан кешенең күңелендә һәрвакыт якты уйлар гына туадыр дип уйлыйм», – ди Роза ханым.

«Лада. Кызым портреты».
Рәссамның каләм, пастель, акварель һәм майлы буяулар белән ясалган портретларын сәнгать сөючеләр көтеп ала. Аларда ул якын кешеләрен тасвирлый.

«Кар барсы». «Бу Җир синеке дә, минеке дә» сериясеннән
Катнаш техникада башкарылган искиткеч матур, үзгә җан ияләре дә сокландыргыч! «Берчак минем иҗатымда җанварлар, кошлар сурәтләнгән серия барлыкка килде. Мин аны «Бу Җир синеке дә, минеке дә» дип атадым. Без, кешеләр, бу планетаны миллион төрле җан иясе белән бүлешәбез. Алар – безнең белән тигез хокуктагы күршеләребез. Җир йөзендәге экосистема гармониядә яшәргә тиеш», – ди рәссам.

«Ромашкалы җәй».
Без шушы биниһая картиналар иҗат итүче югары профессиональлеккә ия рәссамыбызга илһам, уңышлар теләп калабыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала