Мәдәният Уку өчен 2 минут

Рәссам хәтерләрдә яши

Шамил Нигъмәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан Килдураз авылы мәдәният йортында «Җиһаннар балкышы» әдәби-музыкаль кичәсе һәм Буа туган якны өйрәнү музеенда картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды.

 

Якыннары Шамил Нигъмәтне (1951-­2004) туган авылында искә алды. С.Кашапова фотолары.

 

 

Республиканың Тау ягы дип телгә кергән, шанлы тарихлы, халкыбызга милли җанлы талантлы шәхесләр биргән матур төбәге бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәт (Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллин) тә шушы төбәкнең улы.

 

Буа районының Черки-­Килдураз авылында туып-­үскән рәссамның картиналары сәнгать сөючеләрне үзенә тартып тора. Бүген аның хезмәтләрен Килдураз мәдәният йортындагы галереяда күрергә мөмкин. Хатыны Рәфидә ханым Шамил Нигъмәт иҗат иткән һәм гаиләләрендә сакланган 40 тан артык картинаны шушы галереяга бүләк иткән. Аларда милләтебезнең эш сөючән халкы сурәтләнгән. «Бу кешеләрнең йөзләре безгә таныш. Алар – авылның, халкыбызның хезмәт батырлары», – диде кылкаләм остасының бертуганы Камил Нигъмәтуллин рәссамны искә алу кичәсенә җыелган кунакларны сәламләп. Галереяның түрендә рәссамның дуслары ясаган бюсты урын алган.

 

 

Буа туган якны өйрәнү музеенда да бик күп кунак катнашында Шамил Нигъмәтне искә алу кичәсе бәйрәмчә, җылы мохиттә үтте. Биредә аның картиналары күргәзмәсе ачылды.

 

 

ИҖАТКА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

 

Шамил Нигъмәт гаиләдә биш баланың иң олысы була. Татарстанның атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исемгә лаек әтиләре Габдрахман абзый гел мал-туар тирәсендә кайнаша. Аның дүрт улы да эшләп үсә. Бүген энесе искә алганча, Шамил кечкенәдән китап укырга, моңлы халык көйләрен җырларга, рәсем ясарга яраткан, тарих белән кызыксынган. Ләкин сәнгать мәктәпләрендә укымаган авыл малаеның сәнгать училищесына керү хыялы тиз генә тормышка ашмый. Башта аңа Г.Камал театрында рәссам­-бизәүче булып эшләргә, тәҗрибә тупларга туры килә. Тырыш егет училищены тәмамлагач В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтында Юрий Королев җитәкчелегендәге остаханәдә рәссам-­монументалист белгечлеген ала. Академик Харис Якупов җитәкчелегендәге Казан сәнгать академиясенең иҗат остаханәсендә дә укып чыга.

 

Шамил Нигъмәтнең моңлы итеп җырлаганы мәгълүм. «Рәссам булмасаң, мәшһүр җырчы булып танылыр идең», – дип әйтә торган булалар аңа.

 

 

Шамил Нигъмәтнең картиналарын туган ягында кадерләп саклыйлар.

 

 

Шамил Нигъмәтнең бай иҗаты бик күп шәһәр, шул исәптән Мәскәүдә оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. Аның картиналары дәүләт музейлары һәм галереяларында, төрле илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. Ул, иҗат эшчәнлеге белән беррәттән, сәнгать өлкәсендә җаваплы вазифалар да башкара. 1984­-1993 елларда РСФСР Сәнгать фондында, 1993­-2002 елларда ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшли. Әмма һич көтмәгәндә, 53 яшендә, алга бихисап иҗади планнар корып, янып яшәгәндә кинәт кенә аның йөрәге тибүдән туктый.

 

 

МИЛЛӘТНЕҢ МӘШҺҮР УЛЫ

 

Рәссамның тууына 75 ел тулу уңаеннан Килдураз мәдәният йортында оештырылган кичәдә рәссамның якыннары – хатыны Рәфидә ханым, уллары Бәхтияр һәм Булат, энесе Камил, сеңлесе Дания истәлекләре белән уртаклашты.

 

Филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин, Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы Мөдәррис Миңһаҗев та хатирәләрен яңартты. Мөдәррис Минһаҗев Шамил Нигъмәтнең, академия тәмамлап кайтып, җиң сызганып эшкә керешкән еллары турында сөйләде. Ул рәссамның гаиләсе, туганнары, авылдашлары, якташлары бердәм рәвештә аның иҗади мирасын танытуга зур өлеш кертүенә соклануын белдерде. Рәссамның күңел җылысын саклаган мондый галереялар сирәк авылда гына булуын әйтте. Галим, нәкышчы Нәҗип Нәккаш Шамил Нигъмәтне искә алу кичәсен Казанда үткәрергә тәкъдим итте. «Татар милләте Шамил Нигъмәт кебек шәхесләр турында хәтерне сакларга тиеш», – диде ул.

 

Кичә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, музыкант, композитор, педагог Рафинад Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, автор-­башкаручы Минислам Кәримов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм аның кызы Гөлназ Җиһангирова, Кайбыч мәдәният йорты директоры Сиринә Усманованың иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Буа туган якны өйрәнү музеенда да бик күп кунак катнашында Шамил Нигъмәтне искә алу кичәсе бәйрәмчә, җылы мохиттә үтте. Биредә аның картиналары күргәзмәсе ачылды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи