Мәдәният Уку өчен 3 минут

Олуг моңсар бәйрәме

Казаныбызда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, гармунчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның 75 еллыгы уңаеннан чаралар булып узды.

 

 

ИСТӘЛЕКЛӘР

 

Башта «Мир» кинотеатрында режиссер Илдар Матуров язучы Алмаз Хәмзинның «Без моңаймый, кем моңайсын» романы буенча төшергән «Әле дә дуслар бар әле» исемле ярымдокументаль ярымнәфис фильмны тамашачыга күрсәттеләр. Аны төшерүне җырчының якын дусты, иҗатташы Фәнир Галимов башлап йөргән һәм матди чыгымнарны күтәргән. Режиссер ясалма фәһем ярдәмендә иске фотоларга җан өргәнгә, фильм бик тәэсирле килеп чыккан. Ясалма фәһемне әнә шундый халкыбыз өчен кирәкле эшләрдә файдалансаң була икән, дип сокланып куйгандыр фильмны караган һәр кеше. Тагын бер нәрсә белән алдыра «Әле дә дуслар бар әле» фильмы – ул да булса филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның бәрхет тавышы. Текстны башыннан ахырына кадәр Фоат ага укый. Аны ишетер өчен генә дә карарсың бу кинофильмны. Тагын да кадерлерәге – Фән аганың үз истәлекләре. Аеруча балачагы турында үзәк өзгеч истәлекләр ишетеп уйланасың. «Үземне белгәннән бирле мин әнкәй белән үстем, – дип сөйләгән җырчы. – Ул комбайнда эшләде. Җәй көннәрендә ашарына алып бара идем дә, аның белән утырып йөри идем. Ирләр башкарырга тиешле эшләрне әни башкарды. Башта – тракторда, аннан – комбайнда. Авылда бердәнбер комбайнчы хатын-кыз иде. Ә районда андыйлар икәү генә. Мин бит әтисез үскән бала. Авыл малайлары: «Уйнаштан туган гарип тәре», – дип мыскыллыйлар иде. Менә ничек шул әти булмагач. Әти төрмәдә булган. Бервакыт, мин сезнең янга кайтып яшәр идем, дип төрмәдән хат язды. Әни уйга калды. Ә минем әтине күрәсем килә. Кайтты... Юньләп эшләмәде. Атналар буе дусларына китеп югала иде. Әти кайта да: «Син мине кайтардың», – ди... Әнинең үпкәсе бик көчле иде аңа. «Нигә мине тудырдыгыз соң?» – дигән сүзләргә кадәр барып җитә идем мин дә...»

 

 

Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

 

 

Бер ким ягы – әти мәхәббәтенә туенмау булса, икенчесе бармакларының зәгыйфьлеге. Авылда абзыйлар үзәкләрне өздереп гармун уйный икән. Фәннең дә уйнап карыйсы килә. «Арт ягыңны да сөртергә ярамаган кулың белән кая гармунга үреләсең», – дип, баланы төртеп җибәрә арадан берсе. Шуннан Фән үчләшеп гармунда уйнарга өйрәнә башлый һәм озак та тормыйча теге абзыйны да уздыра. Әнисе бу һөнәрен бер дә яратмый – аның өчен игенче генә чын кеше, чөнки ул бөтен илне туендыра. «Гармун сердәшем, иптәшем иде. Әле дә ярый ул булды», – дип бала вакытларын бер күздән кичереп, нәтиҗә ясап куйган Фән ага. Нефтьчегә укырга яраклы түгел, дип уку йортыннан кире борып җибәрүчеләргә дә күңеленең бер читендә яшерен үпкәсе сакланган икән. Ә менә Туймазыда фрезерлаучы булып эшләгәндә, тыңламас бармакларын авырлык белән эшкә җигеп, берүзе дүрт станокны «җырлатканын» күреп һәм кызганып, җырга сәләте барлыгын белгәч, сәнгать юлыннан китәргә киңәш бирүчеләргә бик рәхмәтле ул. Фән ага гүя башта ук үзе өчен халык җырлары юнәлешен сайлап куйган була. Юкса Уфа сәнгать училищесының опера театрлары өчен хор артистлары бүлегендә меццо-сопрано тавышлы бер «аҗдаһа» ханымның «дөрес» җырларга чакырып акыруларына төкереп, уку йортыннан китеп бармас иде. Училищены барыбер тәмамлаячак ул. Аннары Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева бригадасы белән гастрольләрдә йөриячәк. «Кәтүк агай» кушаматлы Әхәт Уразмәтов белән иҗат итәчәк. «Моңнарыма кайтам» дип исемләнгән программа белән ул филармониянең биш бригадасы эшләгән акчаны алып кайтачак. Стадионнар җыячак. Австралия, Кытайга кадәр гастрольләргә барачак. Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында туып үскән егет Татарстанга кайтачак. Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда ун еллап иҗат итәчәк. Ике республиканың «Халык артисты» дигән мактаулы исеменә, ике орденга лаек булачак. Бүген без Фән Вәлиәхмәтовны «Шахта көе», «Зөләйха», «Сарманай», «Көзге чәчәкләр» һ.б. җырлары аша беләбез. Әмма күңеленә иң якыны «Герман көе» булган икән. «Ул бит заман яңгырашының халык язмышында гәүдәләнеше, газаплы чор авазы. «Герман көе»н башкарып бабаларыбыз сугышларга чыгып киткән. Алар рухына дога булып барсын өчен бу җырны бер концертта да калдырмыйча башкардым», – дигән җырчы.

 

 

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов.

 

 

ЭШЕ ДӘВАМ ИТӘ

 

Фән Вәлиәхмәтовны искә алу чаралары байтактан бара. Башта туган ягы Башкортстанның Шаран районында булып узды, былтыр җәй Шаран авылында һәйкәле куелды, Уфада да җырчыны искә алдылар. Чират Казаныбызга җитте. Фән ага исән чагында Казан – Уфа арасында күпер салган шәхес. Башкортстандагы татарларны юкка чыгудан саклау, аларны берләштерү өчен күп тырышты ул. Бүген дә бу дуслыкның дәвам итүе – Фән Вәлиәхмәтовның эше онытылмавы ул.

 

 

Ф.Вәлиәхмәтов исемендәге бәйге лауреатлары сәхнә тотты.

 

 

Фильмны рәхәтләнеп караганнан соң җырчыны сагыну концертына «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә юл тоттык. Аны оештыруда Казан мэриясе булышкан. Казанның вице-мэры, үзе дә Башкортстанның Шаран районы кызы Гүзәл Сәгыйтова, кичәгә килеп, Фән ага турында җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм хатыны Светлана ханымга чәчкәләр бүләк итте. Фильмны төшерүдә һәм сагыну концертын оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм иткән. Аның җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов сүз алып, Фән Вәлиәхмәтовның милләтебезне берләштерүдә активлыгын искәртте. Башкортстаннан күренекле шагыйрь, артист Валит Иләмбәтов җырчының рухына шигырь багышлады.

 

 

Фоат Галимуллин, Алмаз Хәмзин һәм Фәнир Галимов.

 

 

Бервакыт Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтов исемендәге гармунда уйнап җырлаучылар бәйгесе оештыру тәкъдиме белән чыга һәм бөтен чыгымнарын һәм оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алуны вәгъдә итә. «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» төбәкара бәйгесе менә инде ике дистә елга якын оештырылып килә. Бу вакыт эчендә никадәр җырчыга сәхнәгә юл ачты әлеге конкурс! Бу сагыну концертында да сәхнә түрендә иде алар. Бәләбәй татар гимназиясеннән Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар җитәкчелегендәге балалар ансамбле дә килгән. Октябрьский музыка көллиятеннән Илгизәр Хәсәнов та бик матур чыгыш ясады. Киров өлкәсеннән Радик Фәлаховны да бирелеп тыңлады тамашачы. Казаныбыздан Гран-прига ия булып, тальян белән бүләкләнгән Илфир Искәндәров та осталыгын тагын бер кат раслады. Сценарий авторы опера җырчысы Марат Шәрипов һәм концертны алып баручы җырчы Зифа Нагаеваны да ишетү бәхете тәтеде. Гүя бөтен Казан шәһәрен бәйрәм рухы уратып алган иде ул көнне. Фән ага эше дәвам итә, моң өзелми, димәк…

 

 

Фильмнан бер кадр. /tatar-congress. org фотолары.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи