Сәхнәдә – кабат «Казан егетләре» спектакле. Бу юлы ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелды. Режиссеры – Айдар Җаббаров.

Мартыныч һәм К°. /Фотолар – К.Тинчурин театры матбугат хезмәтеннән
1990 елларда драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча «Казан егетләре» спектаклен режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Илдә үзгәртеп кору барган, милли хисләребез яңарган вакытта театрыбызда да сизелерлек үзгәрешләр була бу чорда. 1991 елда, ГИТИСта белем алып, Казанга Фәрит Бикчәнтәев кайта. Тагын дүрт елдан алар остазы, олуг режиссер Марсель Хәким улы Сәлимҗанов белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә тәүге актерлар курсы – Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Зөбәрҗәт Сафина, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Эльвира Садриеваны укытып чыгарачак. «Казан егетләре»нең беренчесендә Рамил Төхфәтуллин, Илдус Габдрахманов, Люция Хәмит һ.б. уйнаса, икенче тапкыр Фәрит Бикчәнтәев аны Мәдәният һәм сәнгать академиясенең беренче карлыгачлары белән куя. Яшьлек, авыл романтикасы белән сугарылган бу спектакль үз заманында зур уңыш белән бара.

Хәбибә – Зәринә Сафина, Фәүзия – Әдилә Хәсәнова, Асия – Эльвира Кәримова, Фирдәвес – Эльвина Насыйбуллина.
Бүген К.Тинчурин театры да үзгәрешләр кичерә – яңа бина, яшь режиссер һәм артистлар. «Казан егетләре»н куярга әнә шул үзгәрешләр белән бәйле күтәренке рух этәргән булса кирәк. Әмма бу сәхнә әсәре бүгенге заман белән аваздашмы соң?
Моннан 30 еллар элек караганнар белсә дә, яңа буын укучылар өчен вакыйгаларны бераз шәрехләп үтсәк, артык булмас. Дүрт Казан егете, институт тәмамлау турында таныклыкларын «юганнан соң», авылда печән кибәнендә уяна. Биредә бер ир заты да юк, гел хатын-кызлар гына, ди. Ир-атларның башына спирт заводы җиткән, имеш. Егетләребезнең беләкләрендә гаярьлек уйный. Берсеннән-берсе чибәр авыл кызларын очратып, алар бер мәлгә башларын югалта. Әллә шушында гына яшәп калыргамы, дип тә сөйләнгәлиләр хәтта. Казанда кылган «батырлыклары» өчен аларны мәңге гафу итмәсләр дип уйлыйлар. Ә бу матавыкларны китереп чыгарган Мартыныч-Мөбарәк читтән мыек астыннан елмаеп йөри. Аның нияте – таза-сау дүрт Казан егетен кайтарып, авылны яшәтү…

Мартыныч – Алмаз Фәтхуллин.
1990 елларда тамырларыбызга әйләнеп кайту башланган чорда авыл, аның киләчәге турында әсәр урынлы булгандыр. Бүген исә хәл башка: авылларыбызда нигездә карт-коры гына яшәп калды, мәктәпләр ябылып бара, яшьләр өчен эш урыннары аз, бала-чага русча сукалап үсә. Мондый авылны Казан егетләре һәм Мартыныч кына коткарып кала алырмы? Ай-һай!
Спектакльдә спиртзавод, анда харап булган авыл ирләре, Казан егетләренең диплом «юулары», кыскасы, аракы темасы үзәктә. 1990 елларда илдәге үзгәрешләр, чыннан да, күп кешенең башына җитте. Википедия мәгълүматларына караганда, 1990 елда хезмәткә сәләтле һәр мең кешенең ел дәвамында кырык тугызы үлсә, тагын ике елдан бу сан илле сигезгә, 1994 тә сиксән дүрткә җиткән. Бу елларда илдә ир-атларның гомер озынлыгы алты тапкырга диярлек кыскарган. Тыныч тормыш шартларында кеше санының шул дәрәҗәдә кимүе – моңарчы булмаган хәл, ди белгечләр. Үлем-китемнең сәбәпләре арасында икътисади төшенкелек белән бәйле эчкечелек беренче урыннарда булгандыр. Бүген исә үләсе – үлеп, китәсе – китеп беткән, югары технологияләр, ясалма фәһем, акыллы яшьләр заманында эчкечелек кеше саны кимүнең беренче сәбәбеме?

Әллә кызлар, әллә егетләр…
Яңа бу спектакльдә эчкечелеккә бигрәк зур басым ясаганнар инде. Казан егетләре печән кибәнендә төн кунса да, һаман исерек кебек сөйләшә. Алар, гомумән, спектакль ахырына кадәр айнымый кебек. Мартынычның шешә кочаклап биюе үзе генә ни тора! Бию оста куелган, әлбәттә, һәм тамашачы шау-гөр килеп аңа кул чаба. Әмма эчкечелек темасын бер кирәкмәгәнгә һаман күпертүне нәрсә белән аңлатырга?!
Гел тискәре якларны гына күрсәтергә теләгәндәй тәэсир калмасын өчен, спектакльнең уңышларын да санап китик. Сәхнәгә чып-чын печән түшәүләре авыл романтикасын тоярга ярдәм итә. Композитор Азат Хөсәеновның җырлары, 30 ел вакыт үтсә дә, кыйммәтен җуймаган. Моңсызлар заманында моңлы, мәгънәле җырларны искә төшереп җырлауга ни җитә! Рәссам Булат Ибраһимовның сценографиясе гомумән мактауга лаек. Авыл кичен тонык кына ут янган зур тәрәзәләр белән ничек оста күрсәтә белгән ул! Сәхнә буйлап «Муравей» мотоциклында йөрүләре шулай ук үткәннәргә кайтып, «матай» тавышларын сагынырга бер сәбәп була.
Детальләрдән арырак китеп, спектакльне тулаем күзаллаганда исә тагын кимчелекле яклары күренә. Вакыты-вакыты белән вакыйгаларны, гармун күреге кебек, шундый тарталар-сузалар ки, хәрәкәт югала, бөтенлек юкка чыга, сәхнәгә менеп, актерларны кызулыйсы килә башлый...
Спектакльнең дәрәҗәсен төшергән тагын бер сыйфаты – чамадан ашу, клоунадага кадәр барып җитү. Авыл темасын күтәргән спектакльдә шамакайлану килешеп бетми, җәмәгать. Татар авылы, татар мәктәбе – күңелдә иң тирән җәрәхәтләрнең берсе һәм аннан бүген дә кан саркый. Авыл романтикасы белән башлап клоунада белән тәмамлау спектакльне бик таркауландыра.
Режиссер Айдар Җаббаровның спектакльләргә музыка сайлау осталыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу юлы да ул күңелне дәртләндерә торган эстрада җырларын матур итеп кертеп җибәргән. Әмма җыр – үзенә аерым, вакыйгалар үзенә аерым булып чыккан. Җыеп кына әйткәндә, дәүләт театры сәхнәсендә тулы канлы спектакль түгел, «Казан егетләре» темасына ярым-эстрада, ярым-драматик куелыш килеп чыкканын күреп, моңаймыйча мөмкин түгел. Таркаулыктан, очсызлы эстрадага охшашлыктан хәтта К.Тинчурин театрының сөйкемле артистлары Артем Пискунов (Альфред), Эдуард Никитин (Алмаз), Зөлфәт Закиров (Тукай), Салават Хәбибуллин (Фирдәвес), Алмаз Фәтхуллин (Мартыныч – Мөбарәк) коткара алмый.
30 ел эчендә авыл романтикасы юкка чыктымы, әллә аны тоярдай иҗатчылар калмадымы, әллә өч дистә ел дәвамында тамашачының зәвыгы бик түбән төшкәнгә, бүген эстрадага тартым спектакльләр куярга мәҗбүрбезме? Ә иң хикмәтлесе шул – тамашачы «Казан егетләре»нә ябырылып йөриячәк. Әмма бу – сыйфат күрсәткече түгел әле. Шулай да бер сыйфаты белән заманга охшаган бу спектакль – ул да капитанын, барыр юлын югалткан корабны хәтерләтә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала