Кечкенә дә, төш кенә, дигән әйтем Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының Мансур Гыйләҗев һәм Айгөл Газизова әсәре буенча Ренат Әюпов куйган «Шәп шоу!» исемле яңа спектакленең (16+) бөтен асылын ачып сала.

Айсылу – Гөлүсә Гыйбадуллина (сулда), Амелия – Альбина Ногманова, Ксюша – Камилә Шәңгәрәева, Гүзәл – Ләйсән Большова һәм кияү егете. /Фотолар – Г.Кариев театрының матбугат хезмәтеннән.
Спектакль гадәти түгел, бинаның икенче катындагы камера залында сәхнәләштерелгән. Элек Казанда «Победа» кинотеатры эшләп торган заманда анда яшьләр өчен дискотекалар үткәнен хәтерләүчеләр бардыр. Әнә шул яшьлек рухын кабат кечкенә залга кайтарырга теләп уйланылган спектакль бу. Бер караганда, аны спектакль дип әйтеп тә булмый кебек. Тамашачы, әйтерсең лә, «Татар кияве-2026» шоуында утыра. Кечкенә генә сәхнәгә беркетелгән экран шоу рухын тагын да нечкәрәк тоемларга ярдәм итә.

Нариман – Рамил Вафин, Суфия – Гөлшат Далматова.
Дүрт кызга – бер кияү. Кызларның иң асыллары килгән. Тизлек яратучы, гел беренче булырга күнеккән, һәрвакыт турысын әйтеп сөйләшүче, амбицияле Амелия; романтик шигырьләр авторы, гел яңалыкка омтылучы Ксения; бәрәңгесен үзе утыртучы, үзе алучы, печән чабучы, утын яручы, тракторда йөрүче, табигый керфек һәм ирен иясе гап-гади авыл кызы Айсылу һәм биш машиналы, җиде фатирлы, матурлык салоны хуҗасы, интернетта 100 мең язылучысы булган социаль сәхифә алып баручы һәм, иң мөһиме, кәттә бизнесмен Юпитер Марсовичның бердәнбер кызы Гүзәл. Боларга караганда, бүгенге яшьләр катламы тулы булып күз алдына килеп баса. Шоу спонсорының кызы Гүзәл, һичшиксез, җиңәргә тиеш. Бу да тормыштагыча килеп чыккан.

Ләззәт – Инсаф Хәләүтдинов
Кияүгә чыгу өчен нинди генә бәйгеләрдә катнашмыйлар! Җыр, бию, спорт төрләрендә ярышу, коктейль болгату дисеңме һәм башкалар.
Кияүне күрсәгез исә бөтенләй һуштан язачаксыз. Ул кара бөдрә чәч, ул кайнар караш, ул сакал-мыек, ул кәчтүм-чалбар. Җырлап җибәрсә, олы ханымнар яшәрә, чибәрләре тагын да гүзәлрәккә әйләнә. Кыскасы, кияүгә бер караудан башлар әйләнә. Үзең сәхнәгә сикереп чыгып, «Татар кияве-2026» шоуында катнашудан чак кына тыелып каласың.

Данияр – Муса Камалов.
Ә иң ачысы беләсезме нәрсә? Шоуда катнашмавың да, шушындый чибәр кияүләрне эләктерә алмавың да түгел, иң-иң үкенечлесе шушы минутта, ник мин дә артист булмадым икән дигән уй. Бу тамаша әллә нишләтә. Җырлыйсы, биисе, бәйгеләрдә катнашасы, бер генә мизгелгә булса да артистлар белән янәшә кайнашасы килә башлый.
Режиссер яшьләр рухына туры килердәй әсәрне күрә, сәхнәләштерә белгән икән, үзенең дә күңелендә яшьлек ялкыны яна, дигән сүз. «Победа» кинотеатрындагы элеккеге дискотекаларны да уздыра бу тамаша.
Спектакльнең шоу форматында куелуын әйттек. Телевидениедәге шоулар искә төшкәндә, зур-зур студияләр күз алдында җанлана. Биредә исә кеп-кечкенә зал. Ничек шушындый мәйданда яше-карты онытылып карарлык шоу тудырырга мөмкин?! Талант көче алдында зур да, кечкенә дә бердәй булып кала, күрәсең. Тамаша буе ник бер артык сүз-ым, өзеклек булсын! Премьера көненнән үк майланган арба кебек баргач, танышу-кавышу программасының озын гомерле булып, байтак яшьләребезнең күңелен яулавына бернинди шик юк.
Яшь буынны театрга ничек җәлеп итәргә белмичә аптырыйбыз. Менә шушындый «Шәп-шоу»лар белән егет-кызларыбызны театрга китереп булачак!
Рольләрдә катнашкан артистлар Муса Камалов, Инсаф Хәләүтдинов, Рамил Вафин, Алсинә Закирова, Гөлшат Далматова, Альбина Ногманова, Ләйсән Большова, Гөлүсә Гыйбадуллина, Камилә Шәңгәрәева, Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина, хореограф Елена Музеева, рәссам Юлия Кораблева, ут куючы Дмитрий Солопов, хормейстер Лилия Зәйнуллина, композитор Зөлфәт Вәлиуллинны һәм, әлбәттә, авторлар белән режиссерны премьера уңаеннан котлап күбрәк яшьләребезне җәлеп итүләрен телисе генә кала.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала