Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булып узган дүртенче «Гәүһәр» фестиваленең гала-концертында башкаладагы балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә тәрбияләнүче иң сәләтле балаларның чыгышларын күрергә мөмкин иде.

Гала-концертта IV «Гәүһәр» балалар фестивалендә катнашкан 1300дән артык баланың 550се нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте. /Фотолар – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән, kzn.ru.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырылган фестиваль яшь буында ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләүне күз уңында тота.
2025 елның сентябреннән алып быелның гыйнварына кадәр үткән бу чарада Казанның 46 мәктәбе, 20 балалар бакчасыннан 1 меңгә якын бала катнашты, алар белән йөзгә якын остаз шөгыльләнде. Фестивальгә һәр ел нинди дә булса яңалык өстәлә, әйтик, бу юлы беренче тапкыр курчаклар белән спектакльләр куя башлаганнар. Моңа балаларны остазлар, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары Дилүс Хуҗахмәтов һәм Альбина Шаһгалиева өйрәткән.
«Гәүһәр»нең максаты җыр да, бию дә, хәтта театр уйнау да түгел, беренче күз уңында тоткан вазифабыз – татар телен үстерү, – диде гала-концертта Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Фестивальдә татар балалар бакчалары, мәктәпләрдән тыш, рус телле һәм билингваль уку йортларының да катнашуы аеруча кыйммәт».
Кичәдә бөтен остазларга да чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Арадан берсен исә аерым бүләкләделәр. Татар телевидениесенең легендасы, күренекле педагог, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эльмира Хамматова өчен бу бәйрәм икеләтә истәлекле булды. Әле яңа гына Эльмира ханым 80 яшьлеген билгеләп үтте. «Гәүһәр» фестивалендә исә аның шәкертләре, бакча яшендәге балалар гына булса да, остазларының югары һөнәрмәндлеген раслап, бик оста чыгыш ясады. Эльмира Хамматова «Гәүһәр» фестивале остазы буларак республикабыз өчен мәдәниятне, татар телен белгән, сәнгатьне яраткан милли кадрлар тәрбияләү эшен уңышлы дәвам итә дигән сүз бу.

Гүзәл Сәгыйтова проектның остазы, күренекле диктор, педагог Эльмира Хамматованы туган көне белән котлап, аңа чәчәк бәйләме һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Быел шагыйрьләр Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, язучылар М.Галәү, Ф.Әмирхан, Г.Бәширов, композиторлар Р.Яхин, А.Ключарев, С.Садыйкова, Р.Әхиярова, актер М.Мутин (һ.б.) күп кенә танылган шәхесләрнең юбилейлары билгеләп үтелә. Балаларның чыгышлары шул истәлекле даталарга багышланган иде. Бу шәхесләрнең һәрберсе – бәһасез хәзинә. Сабыйларыбыз фестивальгә әзерләнгәндә күңелләренә никадәр рухи байлыкны сеңдергән!
«Гәүһәр» фестивале олпат шәхесләребезнең иҗатын балаларга танытып кына калмый, бүгенге иҗат ияләрен дә яңа әсәрләргә илһамландыра. Әйтик, К.Тинчурин исемендәге театр актеры Артем Пискунов моңа кадәр жюрида катнаша торган булса, быел «Сүз базары» дигән үзе язган әсәрен балалар белән сәхнәләштергән.
Фестивальнең телевизион версиясен тиздән телеэкраннан карап булачак.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала