Чаллыда яшәүче Илдар Шангәрәев – милли мәдәният һәм традицияләрне заманча тормышка кайтарырга омтылган талантлы этнодизайнерларның берсе. Газета укучыларга аның иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.

Илдар Шангәрәев Чаллының «Нур» Яшьләр үзәгендә дизайн студиясен җитәкли. Талантлы иҗатчы шулай ук Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы да. /Фотолар – И.Шангәрәевнең шәхси архивыннан.
– Илдар, чигүле хезмәтләреңне күреп күпләр таң каладыр. Бу төр шөгыль белән кайчаннан кызыксынасың?
– Минем әнием Рәхилә Гыйният кызы гомере буе тегә, чигә, бәйли... Мөэминә әбием белән Миңнесорур әбием дә кул эшләренә оста иде. Аларның йогынтысы булмый калмагандыр дип уйлыйм. Мин Чаллының 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә укыдым. Шул чорда күренекле нәкышче Фирдүс Гыйрфанов дәресләрендә шәмаилләр ясарга өйрәндем.

Илдар Шангәрәев иҗат иткән коллекцияләрдә милли баш киемнәре (калфак, түбәтәй, яулык, палантин), милли кием элементлары
(хәситә,изү, калфак), шулай ук чигүле панно, алкалар, муенса, брошь, кулон, беләзекләрне күрергә мөмкин.
Әйтергә кирәк, мин белгечлегем буенча – теолог, Казандагы Россия ислам институтында белем алдым. Соңрак Россия театр сәнгате институтының театр костюмнары иҗат итү үзенчәлекләренә төшендерә торган онлайн-курсларында укыдым. Чөнки сәнгатьнең төрле юнәлешләре белән кызыксынам, һаман эзләнәм, өйрәнәм. Мине иҗатта милли темалар җәлеп итә. Соңгы елларда республикада танылган чигү осталарыннан берсе Хәния Гәрәеваның эшчәнлеген күзәтеп барам. Казан осталары Нурислам Сираҗи, Аглая Липинадан чигү дәресләре алдым.

– Хәзер үзең дә башкаларны энә тотарга өйрәтәсең дип беләбез. Күптән түгел сине телевизион тапшыруда да күрдек.
– Узган ел ахырында «Беренче канал»да бара торган «Жизнь своих с Евгением Кривцовым» телевизион тапшыруында катнашырга туры килде. Редакция вәкилләре Чаллы төбәгенә килеп, бу җирлектә яшәүче халыклар, аларның мәдәнияте турында тапшыру төшерде. Мин татар милли киемнәре, бизәк-чигешләр турында сөйләдем.

Илдар Шангәрәев кызыл-алсу төстәге ташлар һәм сәйләннәрдән иҗат иткән брошь-шатленын «Албикә» дип атаган. Ике каптыргычлы брошьларны элекке фотоларда татар хатын-кызлары күлмәкләрендә күрергә була.
Бүген мин Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә эшлим. 2024 елда биредә дизайн студиясе ачылды – яшьләрне төрле декоратив-гамәли сәнгать осталыгына, театр тамашалары өчен костюмнар иҗат итәргә өйрәтәм. Директорыбыз Евгений Сироткин яшь буынны халык һөнәрчелеге, мәдәният һәм сәнгать хәзинәләре белән таныштыру өчен зур тырышлык куя. Бездә иҗади тормыш кайнап тора.

Социаль проектларда катнашырга тырышам: кая чакыралар, каршы килгәнем юк. Чаллының Пенсионерлар берлеге каршындагы «Өченче чор универститеты»нда өлкән буын вәкилләренә милли киенү-бизәнү әйберләре – калфаклар, изүләр һ.б. тегәргә һәм чигәргә өйрәтәм. «Доверие» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге, «Тормыш энергиясе» тернәкләндерү оешмасы һ.б. үткәргән чараларда мастеркласслар үткәргәнем бар.
Гомумән алганда, бүген олысы-кечесе милли стильдәге киемнәр, бизәнү-ясану әйберләре белән кызыксына, аларны тегәләр һәм бик теләп киеп тә йөриләр дип әйтер идем.
– Үзең иҗат иткән милли костюмнар коллекциясендә ниләр бар?
– Хәзер Идел-Урал буе татар хатын-кыз костюмының аерылгысыз өлеше булган хәситәгә игътибар артты. Еш кына аларга, элекке стильгә охшатып, металл бизәнгечләр беркетәләр. Мин исә ярымасылташлар белән бизәп, сәйләннән чигәргә булдым. Гомумән, чигүдә сәйләнне 2009 елдан файдалана башладым. Милли бизәнү-ясану эшләнмәләрен бизәгәндә бу өлкәгә караган фәнни хезмәтләрне, дәүләт музейлары фондларында, гаиләләрдә саклана торган үрнәкләрне өйрәнәм. Милли костюм күлмәкләрен теккәндә исә Чаллы дизайнеры Елена Дивногорскаяга мөрәҗәгать иттем. Һәр комплектны Мөэминә, Миңнесорур, Миңнекамал һәм Бикә әбиләремә багышладым, шуңа күрә коллекциямне «Дәү әниләрем» дип атадым. Аларны киң җәмәгатьчелеккә 2025 елның язында «КАМАЗ» Мәдәният сараенда «Дәү әниләрем» күргәзмәсендә тәкъдим иттем. Күргәзмә XIX-XX гасырларда татар хатын-кызларының киенү, бизәнү-ясану традицияләре белән таныштырды.

Коллекциям тулыланып тора. Минем теләгем: милли декоратив-гамәли сәнгать осталары күп булсын һәм үзара аралашып эшләсен иде. Без барыбыз да гүзәллек, мәрхәмәт сакчылары. Иң куандырганы, андый берләшүгә нигез салынды кебек: үткән ел «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән Чаллыда «Этнотусовка» Халык сәнгате мәдәнияте фестивален уздырдык. Аның берничә көнгә сузылган киң колачлы программасында галимнәр, Россиянең төрле шәһәрләреннән декоратив-гамәли сәнгать осталары да катнашты, ярминкәләр, мастеркласслар, концертлар тәкъдим ителде. Бу фестивальне ел саен оештыра алсак, яхшы булыр иде.
– Хәләл җефетең синең шөгыльләреңне хуплыймы?
– Оксана мактап-хуплап тора, ул үзе дә чигәргә, бәйләргә ярата. Тирә-юньдәгеләрдән дә изге теләкләр генә ишетәм. Чынлыкта кешеләрне сөендерү өчен иҗат итәм бит инде. Барлык эшләнмәләрем – хатын-кызларга багышланган сәйләнле поэма!

– Бүгенге көндә ниләр белән мәшгульсең?
– Бушрак вакыт булганда социаль проектларда катнашып, милли киемнәрнең үзенчәлекләре турында лекцияләр, мастер-класслар үткәрергә тырышам.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала