Мәдәният Уку өчен 2 минут

Бала җанлы пәһлеван

Балалар күңеленә юл табучы сизгер җанлы артист һәм Сабан туйларында баш батыр калырлык пәһлеван. Бу ике сыйфат бер кешедә ничек бергә килергә мөмкин? «Әкият» Татар дәүләт театрының әйдәп баручы актерларыннан берсе, Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев турында уйлаганда гел күңелгә әнә шул сорау килә.

 

Фотолар – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры һәм Ю.Чуктиевнең шәхси архивыннан.

 

 

Яков улы Юрий туып үскән Село-Чура (Кукмара районы) – урман кырыенда урнашкан зур авыл. Урман һавасын сулап, һәр агач артында Шүрәле күргәндәй хыялланып, каен тузыннан сагыз кайнатып, печән чабып үскәнгә, бүген ир уртасы булса да, балачак самимилеген югалтмагандыр ул, бәлки. Ә бервакыт авылларына курчак театры килеп, Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен күрсәтә. Кәрләне – Рәмзия Фәйзуллина, укытучыны Ришат Гыйздәтуллин уйный. Бу тамаша Юрийның күңеленә кереп кала. Еллар үткәч, әлеге артистлар белән бер сәхнәдә уйнармын дип башына да китермәгәндер ул. Бүген исә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы иҗат иткән бөтен спектакльләрендә уйный – йә баш герой, йә эт, йә ат, йә сарык... «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклендә генә роле юк бугай. Ә-ә-ә, анда да уйный икән. Театрга яңарак кына килгән Нияз Садыйковка Дию курчагын йөртергә ярдәм итә. Юкса үзе дә Диюне бер дигән итеп уйнап чыгар иде. Яшь артистларга юл бирә белүе дә Юрийның ачык күңеллелеген күрсәтә.

 

Юрий Чуктиев курчак театрына килгәннән бирле 30 ел диярлек үткән. Бу вакыт эчендә спектакльләрне тамаша кылган балаларның тулы бер буыны үсеп җитеп, бүген үз балаларын театрга җитәкләп килә. Юрийның рольләрен карый-карый үзенең кызлары Диана белән Анжела да буй җиткезде. Олысы әтисе кебек иҗат юлын сайлаган – Казан сәнгать училищесында сынчыга укый. Икенче кызы IX сыйныфны тәмамлый. Чын тәнкыйтьчеләр кебек кыю фикер йөртергә өйрәнеп үсә кызлар, әтиләренә спектакльдән соң киңәшләрен әйтә. Биш яшьлек улы Дмитрий да апаларының назын тоеп, майда йөзгән коймак кебек рәхәттә үсә. Әтисе малаена үзенең Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабасы исемен кушканда аңардагы кебек көч-гаярьлек теләгәндер.

 

 

«Камыр батыр» спектакленнән.

 

 

Ә бервакыт Юрий, курчак театрында эшли башлагач, Зөлфәт әсәре буенча куелган «Таңга – Чулпан, Айга – Зөһрә» исемле бик матур музыкаль спектакль белән Чаллыга бара. Республикабыз буенча төрле спектакльләр белән күп йөрсәләр дә, нигә нәкъ монысы истәлеклеме? Чөнки кайчандыр Юраның күңеленә Кәрлә кереп калган кебек, бу тамаша да бер баланың исендә аеруча озак саклана. Ул бала – хәзер «Әкият» труппасының иң талантлы актерларының берсе, әллә ничә тапкыр «Тантана» республика театр премиясенә лаек булган, «Авиатор» спектаклендәге баш роле өчен «Алтын битлек» алган Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗахмәтов. Кем белә, бәлки, «Әкият»нең нәкъ шушы спектакле егетнең сәнгать юлын сайлавына этәргеч булгандыр. Юрий Чуктиев һәм сәхнәдәшләренең яшь буынны тәрбияләүгә нинди зур өлеш керткәне бу мисалдан бик ачык аңлашыла. Элек, бүгенгедәй Казан уртасында мәһабәт бина төзелгәнчегә кадәр, курчак театрының татар труппасы артистлары айлар буе гастрольдә йөргәнен исәпкә алсаң, Дилүс кебек бер спектакльгә гашыйк булып үзләре сәнгать белән җенләнгән иҗатчылар күп булуын чамалавы кыен түгел.

 

 

Юрий Чуктиев – театрлар Сабан туе батыры.

 

 

Нинди генә рольләр башкармады Юрий! Камыр батыр аеруча зур уңыш китерде бугай. Нинди генә фестивальләрдә уйнамады да, нинди дипломнар алмады! Бүген исә иҗатының матур таҗы – Әлмәндәр роле. Г.Камал театрындагы спектакльдән соң Әлмәндәрне сәхнәгә кайтару режиссер һәм баш рольне башкаручы актер өчен дә зур батырлык икәне аңлашыладыр. Өстәвенә, курчак театрында моңа кадәр Туфан аганың бу матур әсәрен сәхнәләштерүче булмаган. «Тавышың да Шәүкәт абыйныкына охшап тора, әйдә, алын әле син бу рольгә», – дип тәкъдим ясый баш режиссер Илгиз Зәйниев. Чыннан да, спектакльдә вакыты-вакыты белән Шәүкәт ага сөйли сыман булып китә. Юкса актер тавышын үзгәртмәгән, ничек бар – шулай. Күңел белән, онытылып, бирелеп уйнаганда, тавыш та Биктимеровныкы булып ишетелә, күрәсең. Шәүкәт агадан соң уйнау җаваплылыгы өстенә, әле курчак йөртү авырлыгын белсәгез! Спектакль ике сәгать ярым дәвам итә. Юрий Чуктиевкә ярдәмгә тагын дүрт артист, алмашып, сәхнәгә сигез тапкыр чыга. Тамаша залыннан караганда гына курчак уйнату җиңел кебек. Чынлыкта, һәр спектакльнең үзенә генә хас авырлыгы бар. Әйтүе генә җиңел, җансыз нәрсәгә җан өрү бит бу. Башта образ күңелдә туа, аннары хисләрне курчакка күчерәләр. Курчакларның да әллә нинди төрләре бар. Безнең театрда, мәсәлән, марионетка-курчаклар озак еллар кулланылмады. Аларның сәхнәбезгә кайтуы шулай ук режиссер Илгиз Зәйниев белән бәйле. Марионеткаларның үз хикмәте. Алар җепләр ярдәмендә йөртелә. Җепләр буталып-чәбәләнеп бетмәсен өчен, бик төгәл, сак, «акыллы» уйнарга кирәк. Байтак спектакльләрдә актерга үзләренә дә балалар алдына чыгып уйнарга туры килә. «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә – бабай ролендә, «Сертотмас үрдәк»тә аучы булып, мәсәлән. Юрийның мәһабәт буй-сынына карыйсың да, бу беләкләрне, бу мускулларны пәрдә артында яшереп тоту кызганыч түгелме икән, драма театрында менә дигән итеп мәхәббәт геройларын уйнар иде ул дип, аны зуррак сәхнәләрдә күз алдына китерергә тырышасың. Бу сорауны Юрийның үзенә дә бирмичә булдыра алмадым. «Теләсәм, төзүче дә булып китәргә мөмкин идем, бу өлкәдә техникумда алган махсус белемем бар. Әмма балаларны ярату бүгенгәчә курчак театрында тотып тора», – дип җавап бирде ул.

 

 

«Әлдермештән Әлмәндәр» тамашасыннан.

 

 

Төзүче һөнәре генә түгел, гомумән, Юрий Чуктиевнең кулыннан килмәгән эш юктыр. Гармунын да шыгырдата, гитара кылларын да чиртә. Декорацияләр корганда, кирәксә, эретеп ябыштыручы, кирәксә, монтажлаучы була ала. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында режиссерга укыган кеше буларак спектакльләр куярга ярдәм итә. Әйтүенә караганда, әтисе Яков дәдәй дә нәкъ шундый булган. Шофер булып эшләгән, кулыннан балта, чүкечен дә төшермәгән. Беләкләре уйнап торган, Сабан туйларында әллә ничә мәртәбә батыр калган улының курчак театры сәнгатенә аяк басуына ничек караган икән Яков дәдәй? «Күңелең ята икән, юлыңны дәвам ит. Бер генә һөнәр дә җиңел бирелмәгән кебек, курчак театрында да үз авырлыклары бардыр. Бирешмә, нык бул», – дигән әтисе. Эшкә батыр гына түгел, аксакаллардай фикер сөрешенә ия абзый булган ул.

 

«2008 елда республикада театрлар Сабан туенда баш батыр калып, бүләккә бирелгән беренче машинамны авылга алып кайттым да: «Әти, ач капканы, улың кайтты!» – дим. Бу тамашаны күреп, әтинең күзләренә яшь килде, берникадәр вакыт ышанмыйча торды, – дип сөйләде Юрий бәхетле мизгелләрне искә алып. – Саба, Теләче, Кукмара яклары элек-электән көрәшчеләр белән дан тоткан. Мин дә кечкенәдән көрәшеп, Сабан туйларында катнашып үстем. Район күләмендәге ярышларга чыга башладым. Мактау кәгазьләре, медаль, кубоклар да күп бирделәр... Ә 2013 елда шул ук Саба районында театрлар Сабан туенда тагын бер тапкыр батыр калып, икенче машинамны алдым. «Рөстәм Миңнеханов исеменнән бирелә», – дигән сүзе генә дә ни тора!»

 

Юрий Чуктиевнең тагын бер матур сыйфатын әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Талантлы артист, нечкә күңелле иҗатчы, көрәш батыры булу өстенә, артистларны берләштерүче дә әле ул. «Әкият» театрындагы татар төркеме һәрвакыт оешканлык, артистларның үзара дустатулыгы белән аерылып торды. Нишләсәләр дә, гел бергә алар. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да ярдәмләшеп, бер-берсен куәтләп яшиләр. Озак еллар труппаны бер йодрык итеп күренекле артист Ришат Гыйздәтуллин туплады. Аннан соң бу эшне Юрий Чуктиев кабул итеп алды. Өлкәнрәкләрнең дә сүзенә колак салып, үзеннән яшьрәкләргә дә сабак биреп эшли белү өчен зирәклек сорала. Яков улы Юрий моны булдыра. Шуңа күрә көнчелек, хөсетлекнең нәрсә икәнен белми татар артистлары.

 

Самимилек, бала җанлылык, сафлык кебек матур сыйфатлар биргән авылыннан исә Юраның бүген дә аерылганы юк. Хатынын да үзенең туган авылыннан сайлаган. Ирина укытучылар нәселеннән. Һәр атна диярлек Село-Чурада алар.

 

26 мартта «Әкият» Татар дәүләт театрында Юрий Чуктиевнең 50 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе була (6+). «Кәнәфидә утырырга иртәрәк әле, юбилеемны Әлмәндәрне уйнап уздырам», – диде ул елмаеп. Киләчәктә нәрсәләр эшләргә теләр идең, дигәнгә исә, уйнаган саен уйныйсы килә, дип җавап кайтарды. Нечкә күңелле бу пәһлеван үзе дә йөзьяшәр Әлмәндәребезне хәтерләтә түгелме?..

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи