«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Горький+» сәнгать фестивале кысаларында «Табор уходит в небо» (16+) спектакле беренче мәртәбә тамашачыга күрсәтелде. Бу көн онытылмаслык бәйрәмгә әйләнде.

Спектакльдән күренешләр. /Фотолар – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры матбугат хезмәтеннән.
Иң элек «Горький+» сәнгать фестиваленең Казаныбызда өченче тапкыр кунак булуын искәртеп үтик. Быел ул төрек телендә уйналган «Дядя Ваня» спектакле, танылган артистлар Евгений Миронов, Юлия Хлынина, Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Солисты Москвы» камера оркестры катнашында узган «Бедные люди» тамашасы, Юлия Пересильд катнашындагы «Васса» белән истә калырлык булды. Һәм, әлбәттә, быелгы фестиваль турында искә алганда, һичшиксез, яраткан «Әкият»ебезнең спектакле күз алдыбызда җанланачак. Арада бердәнбер курчак театры тамашасы иде ул. «Горький+» фестиваленә Казанның В.Качалов исемендәге һәм рус яшь тамашачы театрлары түгел, ә «Әкият»нең эләгүе бу труппага мәртәбә өсти. «Табор уходит в небо» тамашасын фестивальнең арт-директоры, Милләтләр дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов үзе килеп карады һәм бик ошатты. Нәтиҗәдә, курчак театрыбыз августта Мәскәүгә «Горький+» фестиваленә барачак. Сүз уңаеннан, «Әкият», балалар театры гына булып калмыйча, байтактан инде өлкән тамашачының да күңелен яулады. Сабыйларның әти-әниләре өчен җырлы-биюле «Ханума» (16+), Идел буендагы ачлык турында «Адәмнәр» (18+), тоталитар режим, шәхес культы, репрессияләр һәм кеше язмышлары темасын күтәргән «Авиатор» (12+) тамашалары гөрләп бара. Соңгысы өчен театр 2024 елда «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.

Инде чираттагы өлкәннәр өчен куелган «Табор уходит в небо» спектакле дәрәҗәле фестивальгә туры килүе белән генә түгел, кызыклы алымнары белән дә игътибарны җәлеп итә. Иң элек спектакльнең Максим Горький әсәрләре нигезендә куелганын, инсценировканы режиссер Илгиз Зәйниев үзе ясаганын, сценографияне Сергей Рябинин башкарганын билгеләп үтәргә кирәк. Чегән тормышы турында тамашада җырлар яңгырамаса, койрыксыз әтәч карап кайткандай булыр идек. Әйе, биредә музыка – тамашаның ярты уңышы. Шуңа күрә режиссер халыкара бәйгеләр лауреаты, «Романо Дэвэс» халыкара чегән фестиваленең гран-при иясе, «Ромэн» Мәскәү чегән музыкаль драма театрының элеккеге артисты Алина Огневаяга мөрәҗәгать иткән дә инде. Бер-берсенә баш бирергә теләмәгән яшь гашыйклар Лойко Зобар һәм Радданы – Дилүс Хуҗахмәтов һәм Юлия Василишина, Изергильне – Наталья Егорова, Чудра ролен – Сергей Кузнецов, илләр гизүче Данилоны – Эдгар Гайнуллин, Ласлоны – Айвар Гыймаев, чегәннәрне Эльвира Гыйлемханова, Гүзәл Гаязетдинова, Алсу Хайсарова, Адилә Закирова башкара.

Гадәттә, бер спектакльдә бер төрле генә курчак йөртү ысулы файдаланыла. Марионетка, яки планшет, йә булмаса таякчыклар ярдәмендә йөртелә торган курчаклы һ.б. тамашалар бар. Биредә исә берьюлы марионеткаларны да, таяклыларын да күрергә мөмкин, шул ук вакытта артистлар үзләре дә сәхнәгә чыгып уйный. Әмма төрле булса да, мантыйкка корылгач, күренешләр бер-берсе белән шундый килешле тоташа ки, спектакльне башкача куюны күз алдына да китереп булмый. Сәхнә күренешләре берникадәр кино кадрларын хәтерләтә. 1976 елда төшерелеп, классикага әйләнгән «Табор уходит в небо» кинофильмының тәэсире булмый калмаганы билгеле. Бу эклектика спектакльне кызыклы итә дә инде. Аны бер карау гына җитми кала, яңадан әйләнеп килеп, геройлар белән кабат күренешләрне үтү теләге туа.

Спектакльнең тагын бер уңышы – Дилүс Хуҗахмәтов башкаруындагы Лойко Зобар роле. Мәхәббәт һәм ирекне сайлау алдында калган һәм, һич икеләнмичә, ирекне сайлаучы героен шундый итеп гәүдәләндерде ул, әйтерсең лә, үзен уйнады. Дилүснең «Тантана» премияләрен саный-саный исәбен югалттык инде. Әмма бу роле өчен аңа чираттагы «Тантана»ны бирмәсәләр, бәйгенең комиссиясенә дәгъва белдерәсе генә кала. Вәт!..

«Горький+» сәнгать фестиваленең арт-директоры, Милләтләр дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Евгений Миронов «Табор уходит в небо» тамашасын бик ошатты.
Ә бүген «Әкият» кабат зур кунаклар кабул итә, чөнки 17 июньнән 21енә кадәр биредә VI «Шомбай» Халыкара курчак театрлары фестивале (0+) бара. 14 спектакль, шул исәптән «Алтын битлек»не дәгъвалаган өч тамаша күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала