Җил. Агачлар сыгылалар. Урамдагы саламнар да тик ятмыйлар: җил койрыгына тагылалар, бар нәрсә хәрәкәттә... Авыл кырында тальян тарталар, аның тавышына җыр кушыла:— Әй дусларым, илгә кайтсам, зимагур,...
Җил. Агачлар сыгылалар. Урамдагы саламнар да тик ятмыйлар: җил койрыгына тагылалар, бар нәрсә хәрәкәттә... Авыл кырында тальян тарталар, аның тавышына җыр кушыла:
— Әй дусларым, илгә кайтсам, зимагур, диләр инде, Кеше үтереп, байлар талап йөргәнсең, диләр инде...
Шунда Газиз, махорканың төпчеген таптый-таптый:
— Әй, егетләр, зимагур дигәннән, искә төште әле: Әхәт кайткан бит, — диде.
— Кайсы Әхәт?
— Шәриф Ыргак малае.
— Ну?!
— Кайтуын кайткан да бит, нәрсә алып кайткан диген: менә дигән шикәрдәй шыгырдап торган марҗа алып кайткан. Ну, малай, марҗасы! Матур да нәрсә соң: йөзе — ай, күзе — зәп-зәңгәр сәдәп.
Гармун тавышы туктады. Бар да сөйләүдән тындылар.
— Ни атлы икән?
— Галя ди, татарча Галия була инде. Шул заводтан иде, анда татар кызлары сирәк була торгандыр.
— Алайса, Васька туа икән ал ардан. Балалары юкмы соң?
Гармунда тагын уйнарга тотындылар. Аяклар, салмак атлап, урамны таптадылар:
Аклы ситсы күлмәгемнең Актыгын киям инде. Давай рука, прощай пока, Яңа яр сөям инде...

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала