Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,Карамадың нигә әйләнепЯннарымнан үтеп киткәндә?Җылы язлар тик башланды гына,Әле генә яшел киде кыр.Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,Җырланмаган әле бе...
Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Әхмәт Ерикәй
Фото: pixabay
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Әхмәт Ерикәй
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала