Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Илсөяр Иксанова. "Жанымның әрнегән чагын..."

Илсөяр Иксанова. "Жанымның әрнегән чагын..."

Жанымның әрнегән чагынБәхетсез чагым, димәм.Дөньяга бит минБәхетле булырга диеп килгән.Каеннарның саргаюынСагышлы көзем диям.Дөньяга бит минСагыныр кешемне эзләп килгән.Минем таңымда офыкларАп-алсу мо...

Жанымның әрнегән чагын
Бәхетсез чагым, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле булырга диеп килгән.
Каеннарның саргаюын
Сагышлы көзем диям.
Дөньяга бит мин
Сагыныр кешемне эзләп килгән.
Минем таңымда офыклар
Ап-алсу моңга тулган.
Дөньяга бит мин
Өметем өзелмәс өчен туган.
Әрнүле көннәрем булыр.
Бәхетсез шул мин, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле
Яшәргә диеп килгән...
Фото: pixabay
#Илсөяр Иксанова #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи