Инде... үтте! Ерак офык аръягындаҖанкаемның яшел кошы – оча гына.Мин үлмимен, юк, үлмимен – китәм барыДөрләп янган чуар төсләр кочагына.Мин үлмимен, юк, үлмимен - күчәм барыЛепердәшкән яфракларның моң...
Инде... үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы – оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен – китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен - күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен, җан җылымны саклап барган,
Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.
Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. -
Үтте инде - уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.
Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да, утлы тәлгәш булып, ярам. —
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел). Соңгы тамчы
Күз яшедәй, тәгәрәпләр төшеп барам...
Рәмис Аймәт
Фото: pixabay
Җанкаемның яшел кошы – оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен – китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен - күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен, җан җылымны саклап барган,
Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.
Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. -
Үтте инде - уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.
Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да, утлы тәлгәш булып, ярам. —
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел). Соңгы тамчы
Күз яшедәй, тәгәрәпләр төшеп барам...
Рәмис Аймәт
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала