Күзләремдә нурлар кими сыман,нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.Әй сөеклем,синең хисең минем өчен әле һаман зәңгәр томан,зәңгәр томан,зәңгәр томани өметле билгесезлек –тизрәк ачыл,тизрәк үзгәр.Аяз кө...
Күзләремдә нурлар кими сыман,
нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем,
синең хисең минем өчен әле һаман зәңгәр томан,
зәңгәр томан,
зәңгәр томан
и өметле билгесезлек –
тизрәк ачыл,
тизрәк үзгәр.
Аяз көн бул -
яктырып китсен йөрәгемнең чоңгыллары.
Юкка чыксын барлык шигем, борчуларым.
Нурлар кайтсын күзләремә,
сүзләремә кайтсын нурлар...
Синең өчен яшим бары,
сөйгән ярым!
Ренат Харис
Фото: stock.adobe.com
нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем,
синең хисең минем өчен әле һаман зәңгәр томан,
зәңгәр томан,
зәңгәр томан
и өметле билгесезлек –
тизрәк ачыл,
тизрәк үзгәр.
Аяз көн бул -
яктырып китсен йөрәгемнең чоңгыллары.
Юкка чыксын барлык шигем, борчуларым.
Нурлар кайтсын күзләремә,
сүзләремә кайтсын нурлар...
Синең өчен яшим бары,
сөйгән ярым!
Ренат Харис
Фото: stock.adobe.com
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала