Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сибгат Хәкимнең язучылар җитәкчесе булудан баш тартуының җитди сәбәбе нәрсә?

Сибгат Хәкимнең язучылар җитәкчесе булудан баш тартуының җитди сәбәбе нәрсә?

Татарстанның хакиме Фикрәт Табиев, шагыйрь Хәкимне үз янына чакыртып, язучылар җитәкчесе булырга бик каты кыстый башлый:-  Сибгат ага, ул урынга сез генә лаек! - ди.- Юк, Фикрәт Әхмәтҗаныч, булмый! -...

Татарстанның хакиме Фикрәт Табиев, шагыйрь Хәкимне үз янына чакыртып, язучылар җитәкчесе булырга бик каты кыстый башлый:
-  Сибгат ага, ул урынга сез генә лаек! - ди.
- Юк, Фикрәт Әхмәтҗаныч, булмый! - ди шагыйрь. - Сәламәтлек тә юк.
- Хәйлә генә бу, Сибгат абый, - ди хаким. - Кремль больницасына салабыз, дәвалыйбыз.
- Юк, юк, мин администратор түгел, - ди Хәким.
- Өйрәтербез, Сибгат абый, - ди хаким.
- Ярар, мин хатын белән киңәшеп карыйм алайса, - дип, Сибгат кайтып китә.
- Мин каршы түгел, - ди Мөршидә ханым иренә. - Зур урын, Табиев үзе дә кыстагач, риза бул, Сибгат.
Табиев Сибгатне тагын чакыртып ала.
- Ну, Сибгат ага, ризамы? - ди хаким.
- Юк, - ди Хәким. - Хатын риза түгел!
- Менә монысы бик җитди сәбәп! - ди хаким. - Алайса, берни эшләп булмый инде. Болай булгач, Ибрай Газины кыстарга туры килер!
#Рабит Батулла #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи