Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Дамир Гарифуллин: Язмышны каргарга ярамый!

Дамир Гарифуллин: Язмышны каргарга ярамый!

Тормыш ул бик тә, бик катлаулы,Барсын да аяусыз аралый.Күңелләр сынса да кинәттән,Язмышны каргарга ярамый.Тормыш ул кемлегең сорамый,Тота да бәгырьне яралый.Тоташтан янсаң да, көйсәң дә,Язмышны каргар...

Тормыш ул бик тә, бик катлаулы,
Барсын да аяусыз аралый.
Күңелләр сынса да кинәттән,
Язмышны каргарга ярамый.

Тормыш ул кемлегең сорамый,
Тота да бәгырьне яралый.
Тоташтан янсаң да, көйсәң дә,
Язмышны каргарга ярамый.
Тормыш ул сыный да сыный бит,
Картына, яшенә карамый.
Сыгылып аусаң да, сынсаң да,
Язмышны каргарга ярамый.
Фото: pixabay
#Дамир Гарифуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи