Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Язгансың: «Сагынып, Мин...»

Язгансың: «Сагынып, Мин...»

Хатларың күптән имзасыз:Ахырда - «Сагынып, Мин...»Болай да онытылмас димсеңКадерле синең исем?!Ә мин белми торсам: кем син?Убылып, гүя хәтер,Кемнән хат?Шул хакта озакУйланып йөрсәм хәзер?!«Хәтерләтә к...









Хатларың күптән имзасыз:
Ахырда - «Сагынып, Мин...»
Болай да онытылмас димсең
Кадерле синең исем?!
Ә мин белми торсам: кем син?
Убылып, гүя хәтер,
Кемнән хат?
Шул хакта озак
Уйланып йөрсәм хәзер?!
«Хәтерләтә кемнедер бик,
Язуы шундый таныш...»
Һәм азак юрап кемгәдер
Мин җавап язсам ялгыш?!



Аңардан ләкин хат килмәс!
Очрашкач үзе белән,
Яшерен ым, мәгънәләр көтсәм?!
Ул узса сүзсез генә?!
Хатыңны укыйм һаман да.
Язгансың: «Сагынып, Мин...»
Исемдә исемең! Конозын
Кабатлыйм кабынып мин.
(Ә бәлки, табынып дим.)
...Бу җыр-җавап кемгә?! -
Тик син
Аңларсың...
Сагынып,
Мин.




Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay







 








#Рәдиф Гаташ #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи