Күзләреңдә, бәлки, көзге сагыш.Яфракларда инде алтын-сары.Күңел түрләреңә кертмә, зинһар,Көзнең салкыннарын.Асфальт юлда яткан күлдәвекнеңЮешләре үтәр аягыңа.Усал җилләр үрләмәсен, бәгырь,Синең җаннар...
Күзләреңдә, бәлки, көзге сагыш.
Яфракларда инде алтын-сары.
Күңел түрләреңә кертмә, зинһар,
Көзнең салкыннарын.
Асфальт юлда яткан күлдәвекнең
Юешләре үтәр аягыңа.
Усал җилләр үрләмәсен, бәгырь,
Синең җаннарыңа.
Көзнең салкынлыгы, усал җиле
Берни түгел учак җылысында.
Мəңге бергә диеп сөйгән ярлар
Ятлар кочагында.
Рәфидә Вахитова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала