Журнал «Безнең мирас»

"Яраларың яран булып төзәлгәнче..."

...
Аңламадың. Киттең.
(Хәерлегә!)
Тик әле дә әллә нигә
күңел сыза.
Гомер буе эзләп, тәмам гаҗиз!..
Тагын бераз...
булмый...
түгел риза.
Яздан кышка кире кайту
мөмкин түгел.
Күңел күптән (җылың сорап)
бөре төртә.
Төшләремдә сине күрми
саташулар,
уяналмый тилмерүем дә
һәр иртә...
юксынудан.
Юк сынудан (корыч, юкса!)
бер дәвасы.
Һәм һавасы бу каланың
үпкәм тишә!..
Мин сүз бирдем бүген -
онытырга.
Истә дә калдырмам,
дигән идем исә
(күрешкәндә).
Аңлашмадык. Киттек.
Океаннар
сай тоелыр тирәнлектә
буш күңелнең.
Яраларың яран булып
төзәлгәнче,
нурың булам, дигән идең бит...
түгелме?
Ләйлә Фаяз
Фото: pixabay

Теги: Ләйлә Фаяз Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру