Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Вакыт

Вакыт

Яшьли эш күп, вакыт тыгыз иде,Күп булса да утын учакта;Олыгайгач, көннәр бушар, диепИ юана идек яшь чакта.Олыгайдык. Тормыш китабыныңКалынлыгы икән — Һәфтияк.Тагын да аз вакыт очып үтә,Сәгатьләрне юкк...

Яшьли эш күп, вакыт тыгыз иде,
Күп булса да утын учакта;
Олыгайгач, көннәр бушар, диеп
И юана идек яшь чакта.
Олыгайдык. Тормыш китабының
Калынлыгы икән — Һәфтияк.
Тагын да аз вакыт очып үтә,
Сәгатьләрне юкка харап итә
Әллә нинди фани вак-төяк.
Өлгермибез. Кояш – баешларда.
Туганнар да үрчи, танышлар да
Күбәйгәннән бара күбəеп;
Куллар җитми язу-сызуларга,
Кулъязмалар ята күгәреп.
Үкенермен... Чәнчелеп лә китсен
Вазифасы, малы, дачасы!
Бер чумарга иде җырларыма...
...Әллә далаларга качасы?
Ирек Сабиров
Фото: pixabay
#Ирек Сабиров #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи