Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Үзгәртә лә дөнья кешене"

"Үзгәртә лә дөнья кешене"

"Үзгәртә лә дөнья кешене", - дип,Сөйли иде әби элегрәк.Аңлый алмый әби әйткән сүзне,Җавап бирә идем көлебрәк:"Нишләп дөнья безне үзгәртсен, ди,Без үзгәртәбез, әби, дөньяны!"Еллар үтте. Күптән инде, кү...

"Үзгәртә лә дөнья кешене", - дип,
Сөйли иде әби элегрәк.
Аңлый алмый әби әйткән сүзне,
Җавап бирә идем көлебрәк:
"Нишләп дөнья безне үзгәртсен, ди,
Без үзгәртәбез, әби, дөньяны!"
Еллар үтте. Күптән инде, күптән
Калдырганга туган ояны...
Елатты да дөнья, җырлатты да,
Талчыбыктай бөкте, чарлады...
Сүзләреңнең, әби, дөреслеген
Еллар узгач кына аңладым...
..."Үзгәртә лә дөнья кешене", - дип,
Сөйли иде әби элегрәк.
Үзгәралмый калган җаннар, никтер,
Дөреслекне таба бик сирәк...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи