Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Үзенә йотып иң зур хәбәрен

Үзенә йотып иң зур хәбәрен

Күп иде, күп сиңа әйтер сүзләр...Ул сүзләрнең кайнар ташкыныТыннарымны минем кыса иде,Чыгам-чыгам диеп, ашкынып.Канат ярган кошны чыгармыйчаСаклап тоткан кебек ояда,Йөрттем-йөрттем дә мин сүзләремне,Ы...

Күп иде, күп сиңа әйтер сүзләр...
Ул сүзләрнең кайнар ташкыны
Тыннарымны минем кыса иде,
Чыгам-чыгам диеп, ашкынып.
Канат ярган кошны чыгармыйча
Саклап тоткан кебек ояда,
Йөрттем-йөрттем дә мин сүзләремне,
Ыргыттым бер ташлы кыяга.

Шул чагында ташлар ярылды да
Чишмә бәреп чыкты ургылып.
Дулкыннары чапты синең арттан,
Әллә нинди ярсу җыр булып.
Син юындың әнә шул чишмәдә,
Суын эчтең ятып түшеңә.
Сиздең шунда: тамырларың буйлап
Ут йөгерде синең эчеңә.
Йөрәгеңә күчкән бу утларның
Аңламадың ләкин сәбәбен.
Акты-китте чишмә үзән буйлап,
Үзенә йотып иң зур хәбәрен.
Фәнис Яруллин
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи