Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгат. Уяндык та...

Кадыйр Сибгат. Уяндык та...

Кайларда ул көләч йөзле еллар?Алкышлары китми колактан.-Киттегезме? - диләр, -Җиттегезме? -Яулык болгый еллар ерактан.Елларны да мандык,Юлларны да,Ыштанны да мандык кызылга.Уяндык та...Тирән уйга калд...

Кайларда ул көләч йөзле еллар?
Алкышлары китми колактан.
-Киттегезме? - диләр, -
Җиттегезме? -
Яулык болгый еллар ерактан.
Елларны да мандык,
Юлларны да,
Ыштанны да мандык кызылга.
Уяндык та...
Тирән уйга калдык -
Йөзләр чытык
Тешләр кысылган.
Тешне кысып гомер итеп булмый.
Инде күптән тешләр әрниләр.
Күпме еллар...
Күпме гомер шулай...
Оят безгә!
Без бит гарьлеләр.
Кодрәт кирәк.
Үтисе бар әле
Замананың зарур эшләрен.
Юкса, шулай
Кысып яши-яши,
Коелып та бетәр тешләрең...
1990
#Кадыйр Сибгат #Яңалыклар #Дөнья хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи