Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Үткәннәрне бүгенгегә бәйләп...

Әзһәр ГАБИДИнең тууына – 80 ел

Шагыйрь, мөгаллим, 1994 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин 1926 елның 25 сентябрендә Сарман районының Чукмарлы авылында туган. 1943 елда фронтка китә – Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елда туган авылына кайта. Минзәлә педагогика училищесында белем ала, соңыннан Сарман районында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1965 елда «Без – яз дуслары» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Төрле елларда дөнья күргән китаплары: «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Өч киңәшче», «Таң догасы», «Урман читендәге имәннәр без...», «Көзге барлау», «Гомер учагы» һ.б. 2001 елның 22 августында вафат була.

Әзһәр Габиди.
Әзһәр Габиди. 

Бар ул ярату

(Илгиз Закиров көе)

 

Сөю, мәхәббәт юк, димә,

Бар ул ярату.

Ләкин аны сөйгәнеңә

Авыр аңлату.

 

Сөю белән генә үтсен

Иртәләр-кичләр,

Сүрелмәсен, канатлансын

Йөрәктә хисләр

 

Сөю белән мөлдерәмә

Тулсын йөрәкләр.

Алга таба дәшеп торсын

Уйлар-теләкләр.

 

Сөю белән генә үтсен

Иртәләр-кичләр,

Сүрелмәсен, канатлансын

Йөрәктә хисләр.

 

Минем гөлем

(Мәсгудә Шәмсетдинова көе)

 

Тәңкә карларны себереп,

Тышта буран котыра,

Тәрәзә төбендә гөлем

Ал чәчәктә утыра.

 

Янып торган чәчәкләре

Бүлмәбезне балкыта,

Тышта январь, ә чәчәкләр

Җәй исләре аңкыта.

 

Үпкәләп калган шикелле

(Сәет Абдуллин көе)

 

Болында былбыл моңлана,

Бәгырьне өзеп-өзеп.

Ялгызлыктан җан сызлана,

Булырмы икән түзеп?

 

Үпкәләп калган шикелле

Без бергә йөргән сукмак.

Ул да көлеп торыр иде,

Әгәр без бергә булсак.

 

Ник шулай ялгыз яшәргә,

Мине газапка салып?

Үпкәң булса, гафу ит тә,

Кит еракларга алып.

 

Болында былбыл моңлана,

Бәгырьне өзеп-өзеп.

Ялгызлыктан җан сызлана,

Булырмы икән түзеп?

 

Болытлар

Иртәдән бирле җилләр

Масаеп, улап йөрде.

Һәм алар офык буенда

Соры болытлар күрде.

 

Улауларын ташлап, җилләр

Шунда торып чаптылар.

Килеп җиткәч, болытларның

Толымнарын тарттылар.

 

Болытлар аларга каршы

Чыбыркы шартлаттылар. –

Кабат ябырылмагыз! – дип,

Утлы сөңге аттылар.

 

Масаеп йөргән җилләрне

Болытлар шәп иттеләр.

Көмеш тамчылары белән

Өсләрен шәбәрттеләр.

 

Кайттым хәтерләрне яңартып

Әле быел гына йөреп кайттым

Үзем сугышып йөргән җирләрдән.

Утта көеп калган ул урыннар

Тыныч сулыш алып җибәргән.

 

Солдат чатырлары – землянкалар –

Күптән инде ишелеп беткәннәр.

Өсләренә шундый куе булып

Бәбкә чирәмнәре үскәннәр.

 

Чокырларда бомба ярчыклары

Тора әле һаман акаеп;

Сугыш дигән кара аждаһаның

Күптән ярсак та без маңгаен.

 

Юк-югында әле һаман-һаман,

Калкып чыгып тора мөртәтләр.

Бомбаларның барсын бергә җыеп,

Койсын иде тимер мартеннар.

 

Шул коелган корыч, тимерләрдән

Эшләсеннәр иде ураклар.

Җир өстендә соры курган түгел,

Торсын иде алтын зуратлар.

 

Җиз аеллы сары каешларын

Билдән чишсен иде бөтен җир.

Буразнада һәм бакчада гына

Янып йөрсен иде бөтен ир.

 

Үткәннәрне бүгенгегә бәйләп,

Килер көнгә карап яшим мин.

«Сынатма!» – дип кисәтә күк мине

Яшел пилоткалы яшьлегем.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи