Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Тынычлыкның туган көнен Бәйрәм итә бүген илем!"

"Тынычлыкның туган көнен  Бәйрәм итә бүген илем!"

Минем бабай орденнарын,Медальләрен такты бүген.Ялт-йолт итеп тора алар –Шуңа күрә якты бүген!Бүген бигрәк егетләрчә,Солдатларча атлый бабам.Бабам белән, җитәкләшеп,Мин парадка бүген барам.Җиңүчеләр ке...

Минем бабай орденнарын,
Медальләрен такты бүген.
Ялт-йолт итеп тора алар –
Шуңа күрә якты бүген!
Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча атлый бабам.
Бабам белән, җитәкләшеп,
Мин парадка бүген барам.
Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә, атлый ул да.
«Син – батыр!» – дим мин бабама,
«Син – батыр!» – дип мактый ул да.
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!
Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.
Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек булыр идем…
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә бүген илем!
Роберт Миңнуллин
Фото: pixabay
#Роберт Миңнуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи