Тукайны яд кылу
"Безнең мирас" журналы редакциясендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галимнәре Илһам Гомәров,Зөфәр Рәмиев, Рифә Рахман, Заһир Шәйхелисламов, Рифкать Әхмәтҗанов, "ТАТМЕДИА"АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, генераль директор киңәшчесе, шагыйрь Равил Фәйзуллин катнашында "түгәрәк өстәл" оештырылды. Журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барган "түгәрәк өстәлдә" Габдулла Тукайның шәхесен һәм иҗатын өйрәнү, чит илләрдәге, Россиянең башка шәһәрләрендәге мирасын барлау, күптомлыклар һәм "Тукай" энциклопедиясен басмага әзерләү, текстология, әдәби чыганакчылык мәсьәләләре турында сүз барды. Шулай ук институтның "Тукай үзәге" хезмәткәрләре үзләренең киләчәккә эш планнары белән дә уртаклашты.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА