Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Төшләр

Төшләр

Хәерле төн! Тәмле төшләр!Йоклаганда һәммәбез дә тигез.Ярымүлем халәт тигезли.Төшләр юллап, Бөек илаһи Көчкүңелләребездән ни эзли?Татлы төшләр Аның бүләге ул.Тик алары кыска булучан.Яман төшләр саташты...

Хәерле төн! Тәмле төшләр!
Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?
Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,
тән изелә, тыпырчына җан...
Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга
тик төшләрнең җитә кодрәте.
Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның
назлы, татлы сүзләр әйткәнен...
Төш юраулар, белмим, язык микән,
Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә
бер кыска төш кенә ләбаса.
Равил Фәйзуллин
Фото: pixabay
#Равил Фәйзуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи