Төнбоектай ак чәчкә синСаташкан инешемдә.Сөттәй ак юллар юрыйсыңӨнемдә һәм төшемдә.Шигырь утым сүрелмәстер -Мин бит океанга охшаш:Күңелемнең төпкеленнәнСүзләр чәчри — чуерташ!Син — Җир кызы, охшагансы...
Төнбоектай ак чәчкә син
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.
Шигырь утым сүрелмәстер -
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри — чуерташ!
Син — Җир кызы, охшагансың
Фәкать, фәкать үзеңә.
Лалә гөл сыман балкыйсың -
Түз, йөрәгем, түз генә!
Тау чаклы эшләр башкарам -
Үземә каратырга.
Ләкин әүвәл мин тиешмен
Тик сине яратырга!..
Рафаил Такташ
Ленинград. 1951 ел
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.
Шигырь утым сүрелмәстер -
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри — чуерташ!
Син — Җир кызы, охшагансың
Фәкать, фәкать үзеңә.
Лалә гөл сыман балкыйсың -
Түз, йөрәгем, түз генә!
Тау чаклы эшләр башкарам -
Үземә каратырга.
Ләкин әүвәл мин тиешмен
Тик сине яратырга!..
Рафаил Такташ
Ленинград. 1951 ел
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала