Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Толымнарың кисмә, яме?!"

"Толымнарың кисмә, яме?!"

Сеңлем!Толымнарың кисмә, яме?!Мин, аларны күрсәм, һамантотынып, гүя балачакка кайтам:озын чәчле су кызларытөшкә керде балачактан.Беләм: алар һаман даәле озын чәчле!Толымнарың кисмә!Күпме истәлекләр яш...

Сеңлем!
Толымнарың кисмә, яме?!
Мин, аларны күрсәм, һаман
тотынып, гүя балачакка кайтам:
озын чәчле су кызлары
төшкә керде балачактан.
Беләм: алар һаман да
әле озын чәчле!


Толымнарың кисмә!
Күпме истәлекләр яшерә алар:
анда миңа беренче оялчан карашлар,
анда кояш үбүе, яңгыр биргән назлар,
безнең өчен генә килгән язлар.
Син аларны, зинһар,
еракка алып китмә,
толымнарың кисмә, яме?!
Кисмә!
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay
#Рәдиф Гаташ #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи