Келтер-келтер поезд чаба,Без ятабыз вагонда.Ә тимер юл артта кала,Артта туган ягым да...Кая илтер тимер юл дип,Кайгырасы юк бер дә.Тимер юлның басмалары,Охшаш безнең гомергә.Чаба поезд келтер-келтер,К...
Келтер-келтер поезд чаба,
Без ятабыз вагонда.
Ә тимер юл артта кала,
Артта туган ягым да...
Кая илтер тимер юл дип,
Кайгырасы юк бер дә.
Тимер юлның басмалары,
Охшаш безнең гомергә.

Чаба поезд келтер-келтер,
Карамыйча бернигә.
Мең түгел шул безнең гомер,
Бер генә ул,
Бер генә!
Артка кайту мөмкин түгел,
Китсәң ялгыш юллардан.
Язмыш сайлау ихтыяры
Үтте безнең куллардан.
Көтә безне кайлардадыр
Тимер юлның азагы:
Әллә җәннәт каршы алыр,
Әллә тәмуг газабы?
Фото: pixabay
Без ятабыз вагонда.
Ә тимер юл артта кала,
Артта туган ягым да...
Кая илтер тимер юл дип,
Кайгырасы юк бер дә.
Тимер юлның басмалары,
Охшаш безнең гомергә.

Чаба поезд келтер-келтер,
Карамыйча бернигә.
Мең түгел шул безнең гомер,
Бер генә ул,
Бер генә!
Артка кайту мөмкин түгел,
Китсәң ялгыш юллардан.
Язмыш сайлау ихтыяры
Үтте безнең куллардан.
Көтә безне кайлардадыр
Тимер юлның азагы:
Әллә җәннәт каршы алыр,
Әллә тәмуг газабы?
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала