Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Тимәгез гөнаһсыз гөлләргә..."

"Тимәгез гөнаһсыз гөлләргә..."

Тимәгез гөнаһсыз гөлләргә,Сагышы йөзләргә ягылыр;Атмагыз күктәге кошларны,Бәлки, ул кемнеңдер җаныдыр.Бумагыз чишмәләр агымын,Чапсын ул, гел алга йөгерсен.Бәлки, ул кемнеңдер сөюе —Дөньяның серләрен к...




Тимәгез гөнаһсыз гөлләргә,
Сагышы йөзләргә ягылыр;
Атмагыз күктәге кошларны,
Бәлки, ул кемнеңдер җаныдыр.


Бумагыз чишмәләр агымын,
Чапсын ул, гел алга йөгерсен.
Бәлки, ул кемнеңдер сөюе —
Дөньяның серләрен кем белсен!


Ишмәгез мəһабәт тауларны,
Калсын ул биеклек, калсын сер -
Бәлки, ул халыкның зурлыгын
Күрсәтеп торучы үлчәүдер.






Фәнис Яруллин

Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи