Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сорау билгесе

Сорау билгесе

Син барасың, мин барамын,Йөрәк яна, көн эссе.Икебезнең арабыздаБик зур сорау билгесе.Сиңа карый — син дәшмисең,Миңа карый — мин телсез.Аралар якын булса да,Сүзсез бару күңелсез.Икебездән җавап көтәОлы...

Син барасың, мин барамын,
Йөрәк яна, көн эссе.
Икебезнең арабызда
Бик зур сорау билгесе.
Сиңа карый — син дәшмисең,
Миңа карый — мин телсез.
Аралар якын булса да,
Сүзсез бару күңелсез.
Икебездән җавап көтә
Олы сорау билгесе.
Баш очыннан выжлап үтте
Кызган сөю сөңгесе.
Фәнис Яруллин
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи