Айлы кичтә очраштык без,Су буйларын буйладык.Сөйләшеп сүзләр бетмәде,Таң атканын тоймадык.Бер-берсенә ашкынса да,Ике йөрәк тибеше.Әйтелмичә калды ләкин,Сүзнең иң кирәклесе.Күзгә-күз карашырга да.Икебе...
Айлы кичтә очраштык без,
Су буйларын буйладык.
Сөйләшеп сүзләр бетмәде,
Таң атканын тоймадык.
Бер-берсенә ашкынса да,
Ике йөрәк тибеше.
Әйтелмичә калды ләкин,
Сүзнең иң кирәклесе.
Күзгә-күз карашырга да.
Икебез дә кыймадык.
Тулган айдан, йолдызлардан,
Бер-беребездән оялдык.
Таң атканчы йөрдек шулай,
Җитәкләшеп кулга-кул.
Хәзер белдем бу очрашу
Соңгы күрешү булган ул.
Гөлшат Зәйнашева
Фото: pixabay
Су буйларын буйладык.
Сөйләшеп сүзләр бетмәде,
Таң атканын тоймадык.
Бер-берсенә ашкынса да,
Ике йөрәк тибеше.
Әйтелмичә калды ләкин,
Сүзнең иң кирәклесе.
Күзгә-күз карашырга да.
Икебез дә кыймадык.
Тулган айдан, йолдызлардан,
Бер-беребездән оялдык.
Таң атканчы йөрдек шулай,
Җитәкләшеп кулга-кул.
Хәзер белдем бу очрашу
Соңгы күрешү булган ул.
Гөлшат Зәйнашева
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала