Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сөюемнән мин бер чибәр идем...

Сөюемнән мин бер чибәр идем...

...Сәламең юк,Озак, бик күптәннән,Хатларымны мин дә җибәрмим.Күз алдымда синең шәүләң йөриЯкын итәм, читкә тибəрмим.Кайнар хисләремне көйрәткән дә,Үрләткән дә кеше - син үзе.Сөюемә атап җырлар язсам,Т...




...Сәламең юк,
Озак, бик күптәннән,
Хатларымны мин дә җибәрмим.
Күз алдымда синең шәүләң йөри
Якын итәм, читкә тибəрмим.


Кайнар хисләремне көйрәткән дә,
Үрләткән дә кеше - син үзе.
Сөюемә атап җырлар язсам,
Таһирларны уятыр бер сүзе.



Хат эчендә син җибәргән күмер -
Шул хисләрнең көле - үлеме.
Чамаларын белми сөйгәннәрнең
Бәяләре алтын түгелме?



Сөюемнән мин бер чибәр идем, -
Озак көттем сине, кабат күрен.
Үтми тора диеп уйлыйсыңмы
Гашыйкларның әллә гомерен?





Эльмира Шәрифуллина
Фото: pixabay
#Эльмира Шәрифуллина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи