Журнал «Безнең мирас»

Синнән миңа...

Синнән миңа шулкадәр аз кирәк,
Бер җылы сүз генә.
Синнән миңа шулкадәр күп кирәк,
Син миңа түз генә.
Шулкадәрле синнән аз сорыйм бит, —
Сөеп кенә кагыл.
Синнән миңа шулкадәр күп кирәк, -
Илһам булып агыл.
Бик аз гына сорыйм, бик аз гына,
Бары тик наз гына.
Күп тә сорамыйм бит, сөюеңнән
Акылдан яз гына.
Күп тә түгел, аз да түгел инде
Җаныма яз сорыйм.
Җылы сүзсез, назсыз, җанда язсыз
Мин барыбер корыйм, -
«Аллам бул», — дип сорыйм.
Фото: pixabay
Нәҗибә Сафина

Теги: Нәҗибә Сафина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру