Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Син шулкадәр ерагайдың әле..."

"Син шулкадәр ерагайдың әле..."

Син шулкадәр ерагайдың әле...Җаннан җанга тар басманы җуйдым.Дөнья буйлап садəлегең эзлим.Җылылыгың тоймыйм, кая куйдың?!.Тар басмабыз шартлап сынган, ахры.Томан төшкән. Юллар өзелгән.Мин калдырган их...

Син шулкадәр ерагайдың әле...
Җаннан җанга тар басманы җуйдым.
Дөнья буйлап садəлегең эзлим.
Җылылыгың тоймыйм, кая куйдың?!.
Тар басмабыз шартлап сынган, ахры.
Томан төшкән. Юллар өзелгән.
Мин калдырган ихлас елмаюны
кемдер сөрткән синең йөзеңнән.
Күзләреңдә якты нурны тапмыйм.
Бушап калган күңел биштәрең.
Мин, мөгаен, күләгәңне күрсәм,
танымыйча үтеп китәрмен.
Хәерлегә булсын табылмавың.
Син син түгел. Нурсыз, өнсез - бүтән.
Бүгенгеңдә буталуыңмы бу?!.
Мәңгелектә югалуың микән?!.
Син шулкадәр ерагайдың әле...
Чит тә кебек үзең, түгел дә.
Тәрәзәсен киереп ачып куйдым -
син җитмисең!
Җил булса да тулсын күңелгә...
Эльмира Җәлилова
Фото: pixabay
#Эльмира Җәлилова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи