Син миннән шулкадәр ераксың -Дәрьялар, кыялар арада.Җилләрең китергән суыктанКүңелдә мең сагыш ярала.Мең сагыш ярала күңелдә,Мең кабат ул үлеп терелә.Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) -Кабаттан кышларга...
Син миннән шулкадәр ераксың -
Дәрьялар, кыялар арада.
Җилләрең китергән суыктан
Күңелдә мең сагыш ярала.
Мең сагыш ярала күңелдә,
Мең кабат ул үлеп терелә.
Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) -
Кабаттан кышларга керелә.
Фото: pixabay
Давыллар үзәгем телгәли,
Тоныла диңгезең шавыннан.
Мин сине бураннар көчләрен
Басарлык булырдай сагынам.
Сарылам суынган эзеңә:
Бу исәр сагыштан арала!..
Син миннән ераксың, ераксың -
Галәмнәр сыярлык арага.
Ләйлә Фаяз
Дәрьялар, кыялар арада.
Җилләрең китергән суыктан
Күңелдә мең сагыш ярала.
Мең сагыш ярала күңелдә,
Мең кабат ул үлеп терелә.
Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) -
Кабаттан кышларга керелә.
Фото: pixabayДавыллар үзәгем телгәли,
Тоныла диңгезең шавыннан.
Мин сине бураннар көчләрен
Басарлык булырдай сагынам.
Сарылам суынган эзеңә:
Бу исәр сагыштан арала!..
Син миннән ераксың, ераксың -
Галәмнәр сыярлык арага.
Ләйлә Фаяз
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала