Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

«Син киттең дә...»

«Син киттең дә...»

Син киттең дәкүңелем буп-буш калды,Бөтен яме бетте дөньяның.Канатлары сынган кош шикелле,Бәргәләнде ап-ак хыялым.Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,Көчем бетеп, арып егылдым.Ярда син юк, әкрен генә үксеп,Ялг...

Син киттең дә
күңелем буп-буш калды,
Бөтен яме бетте дөньяның.
Канатлары сынган кош шикелле,
Бәргәләнде ап-ак хыялым.
Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,
Көчем бетеп, арып егылдым.
Ярда син юк, әкрен генә үксеп,
Ялгыз талга барып сыендым.
Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:
- Суытыгыз минем йөрәкне.
Җилләр кинәт кайнарланып китте,
Өтеп-өтеп алды күкрәкне.
Иренемдә елмаюлар сүнде,
Йөзләремнән качты яктылык.
Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,
Бар көченә куйды тартылып.
Ә бит, юкса, шаярудан гына
Киткән кебек идем кабынып.
Хыяллардан учак яга-яга
Яшәрмендер, ахры, сагынып.
Фәнис Яруллин
Фото: pixabay
#Фәнис Яруллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи