Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Син һаман сер (Кларага)

Син һаман сер (Кларага)

Гомер буе сине сөйдем…Син һаман сер, син – тылсым.Син бит миңа, миңа гынаНасыйп булгансың…Булсын!Димәк, Ходай үзе кушкан,Үзе шулай теләгән:Сине – миңа, мине – сиңа,Сиңа гына тиңләгән!Синнән дә матурла...

Гомер буе сине сөйдем…
Син һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер,  мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.

Роберт Миңнуллин
Фото: pixabay
#Роберт Миңнуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи