Әйтерләр берзаман:"Ул, диеп, оныткан... оныткан барысын да.Син аны юлларда көтмә дә,һәм иркен җиһанны тарсынма!.."Югалтып талчыккан күңелеңышаныр шул мәлне бу сүзгә.Син, чынлап, теләсәң, исемемнесызып...
Әйтерләр берзаман:
"Ул, диеп, оныткан... оныткан барысын да.
Син аны юлларда көтмә дә,
һәм иркен җиһанны тарсынма!.."
Югалтып талчыккан күңелең
ышаныр шул мәлне бу сүзгә.
Син, чынлап, теләсәң, исемемне
сызып ат йөрәктән... син түзмә!..
Һәм шигең булмасын - үземне
мәңгегә онытырга син хаклы!..
...Мин үзем шул бигрәк соңладым
язарга (ахыргы) бу хатны.
Ләйлә Хәбибуллина
Фото: pixabay
"Ул, диеп, оныткан... оныткан барысын да.
Син аны юлларда көтмә дә,
һәм иркен җиһанны тарсынма!.."
Югалтып талчыккан күңелең
ышаныр шул мәлне бу сүзгә.
Син, чынлап, теләсәң, исемемне
сызып ат йөрәктән... син түзмә!..
Һәм шигең булмасын - үземне
мәңгегә онытырга син хаклы!..
...Мин үзем шул бигрәк соңладым
язарга (ахыргы) бу хатны.
Ләйлә Хәбибуллина
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала