Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Шомырт салкыннары

Шомырт салкыннары

Сүнде мәллә язның учаклары.Җанның учаклары юк чаклары.Мине җилләр кысып кочаклады -Җилдә - шомырт салкыннары.Учаклары җанның юк чаклары.Сүнде мәллә сөю учаклары.Хушлашканда сине кочакладым -Синдә - шо...

Сүнде мәллә язның учаклары.
Җанның учаклары юк чаклары.
Мине җилләр кысып кочаклады -
Җилдә - шомырт салкыннары.
Учаклары җанның юк чаклары.
Сүнде мәллә сөю учаклары.
Хушлашканда сине кочакладым -
Синдә - шомырт салкыннары.
Кая китте синең ут чакларың,
Мине утка салган учакларың?
Нинди җилләр сине кочаклады? -
Синдә - шомырт салкыннары.
Шомырт чәчәкләре кебек ак син.
Шомырт чәчәкләре кебек пакь син.
Шундый якын миңа, шундый ят син.
Синдә - шомырт салкыннары.
Ләис Зөлкарнәй
Фото: pixabay
#Ләис Зөлкарнәй #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи