Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Шәһәргә

Шәһәргә

Син мине кыерсытмадың,мин дә кыерсытмадым.Икәү бергә сызып куйдыкмаңгай җыерчыкларын.Мин бичараң түгел синең,үткәне бергә үткән.Киләчәкне бергә-бергәуйлыйбыз инде күптән.Ә шулай да сагынам мин,ямансул...

Син мине кыерсытмадың,
мин дә кыерсытмадым.
Икәү бергә сызып куйдык
маңгай җыерчыкларын.
Мин бичараң түгел синең,
үткәне бергә үткән.
Киләчәкне бергә-бергә
уйлыйбыз инде күптән.
Ә шулай да сагынам мин,
ямансулыйм кичләрен:
Калгандыр качып авылда
иң мөкатдәс хисләрем.
Калмаса, юксынмас идем,
мин аларны юксынам.
Бөтен нәрсәм дә бар минем,
әллә нәрсә юк сыман.
Синдә туып, синдә үскән -
утларга карый икән.
Йолдызлар булмаган чакта
утлар да ярый икән.
Үпкәләмә... Син гаепсез...
Мин бит сине төзегән.
Син дә минем кебек инде,
шул авылдан өзелгән.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи